Регионда осталар бәйгесе

последние и лучшие новости искусства в мире

49-11“Мәдәниятләр диалогы: Төмән өлкәсе халкының мәдәни традицияләрен һәм этник күптөрлелеген саклау мәсьәләләре” исемле регионара фәнни-гамәли конференциянең оештыручылары – Төмән өлкәсенең мәгариф һәм фән департаменты, Төмән дәүләт региональ мәгарифне үстерү институты (ТОГИРРО), Төмәннең 52 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе.

Заманча төзелгән җылы, якты, киң белем йортында мәктәп коллективы якты йөз белән кунакларны каршы алды.

Без конференция кысасында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» конкурсын карадык. Жюрины Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының регионара хезмәттәшлек секторы мөдире Гөлия Мусина, өлкә мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары Гүзәлия Муллачанова, Азалия Габдрәхимова, Рузилә Исмәгыйлова тәшкил иттеләр.

«Уку фәне буенча дәрес фрагменты» бәйге сынавы өчен максималь билге 50 балл, мастер-класс өчен - 30 балл. Конкурс сынауларның билге критерийлары: нәзәкатьлелек һәм фән эчтәлеген тирән аңлау; дәрес үткәргәндә һәм уку мотивациясенә ярдәм иткәндә методик һәм психологик грамоталык; һөнәри мәсьәләләрне чишүгә иҗади алым; коммуникатив һәм сөйләм культурасы; максат һәм нәтиҗәлелек; уздырган дәресеңне үзең үк анализлау.

Өлкә мәктәпләреннән килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары алдында беренче дәресне Советлар Союзы Герое Әнвәр Калиев исемендәге Иске Александровка урта мәктәбенең Советлар Союзы Герое Хәмит Неатбаков исемендәге Карбан төп мәктәбе туган (татар) тел һәм әдәбияты укытучысы Әтия Хәлилова күрсәтте. Татар теле дәресенең темасы: 6 сыйныфта «Сыйфатны кабатлау». Укытучылар укучылар роленә керделәр. Тактада төрле сораулар язылган катыргы таҗ яфраклардан җаваплар кайтарып ромашка һәм күгәрчен күзе (незабудка) ясалды. Такта янына чыгып «укучылар» «Парны табарга» биремен бик теләп башкардылар. Аналар көне якынлашуы уңаеннан бу темага басым ясалды. «Балалар» Булат Сөләймановның «Әни» әсәреннән өзек укыдылар. Дәрес бик кызыклы үтте.

Төмән районының Хәбибулла Якин исемендәге Шыкча урта мәктәбенең башлангыч сыйныфларда татар телен укытучы Тәслимә Хәлитуллина 3 сыйныфта Габдулла Тукайның иҗатын кабатлау темасына уку дәресе үткәрде. «Укучылар» парталарны тоташтырып ике төркемгә бүленеп утырдылар. «Гали белән Кәҗә», «Күбәләк», «Кызыклы шәкерт» шигырьләре сөйләнде. Физкультминутка үткәрелде, экраннан мультфильм да күрсәтелде. Дәрес күтәренке рухта, эчтәлекле үтте.

Төмәннең 52 нче мәктәбенең туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Халидә Кирамова 5 сыйныфта «Бәйрәм һәм туган көнгә бару» темасына татар теле дәресе үткәрде. Дәрестә «укучылар» өлкә татарларының «Яңарыш» газетасын кулландылар. Газетаның соңгы битендәге котлау сүзләрен, шигырьләрне файдаландылар. Алар туган көнгә бүләкләр әзерләделәр, табышмаклар әйттеләр, әйлән-бәйлән уйнадылар. Дәрес күңелле, дәртле узды.

Владимир Кармацкий исемендәге Аромаш урта мәктәбенең Көсәйкүл төп мәктәбе туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәл Тимеркәева 7 сыйныфта «Теркәгечләр» темасына татар теле дәресен үткәрде. Укытучы дәресне лото уеныннан башлады. Ул кәгазь битләренә теркәгечләр турында маршрут төзегән. Укучылар сорауларга җаваплар яздылар. Теркәгечләрнең төркемчәләренә басым ясалды. Укытучы дәресләрдә даими «Яңарыш» газетасын куллануларын искәртеп үтте. Дәрес шулай ук мавыктыргыч булды.

Шушы укытучылар дәресләрдә заманча технологияләрне оста кулландылар, куйган максатларына ирештеләр.

Дәресләрдән соң конкурста көч сынашкан укытучылар укытучыларга мастер-класслар үткәрделәр, тәҗрибәләре белән бүлештеләр.

- Көсәйкүл мәктәбендә 19 укучы укый, директоры да, завучы да Гүзәл Рафаил кызы, ерак Карбан авылы мәктәбендә дә эшләр гөрли. Укытучыларның батырлыкларына сокланам, - дип сөйләде жюри әгъзасы Гүзәлия Хәлил кызы.

Нәтиҗәдә, «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты» конкурсы абсолют җиңүчеләре Халидә Кирамова һәм Гүзәл Тимеркаева булдылар. Татарстан Республикасы кунагы Гөлия Фәргать кызы Халидә Хәлидулла кызына «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия бәйгесенә Казанга көч сынашырга, Гүзәл Рафаил кызына мастер-класс үткәрергә чакыру тапшырды.

Өлкә укытучылары ихлас күңелдән җиңүчеләрне котладылар. Үз базаларында җылы кабул иткән 52 нче мәктәп директоры Алевтина Манкаевага һәм коллективка зур рәхмәтләрен белдерделәр

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума