Материалы

Рәхмәт хаты

последние и лучшие новости искусства в мире

37-12“Яңарыш”ка рәхмәтем әйтергә
Мәрҗәнлесен эзлим сүзләрнең.
Аңа булган олы хөрмәтемне
Бу хат юлларына тезәмен.

Киң себер илендә күп санда яшәп яткан татар халкын куандырып, бердәнбер башлап агартучы, яңартучы, әйдәп алып баручы, өйрәтүче, таныштырып торучы “Яңарыш”ыбызга 30 яшь тулды. Гәзит өчен бу аз да түгел, күп яшь тә түгел. Бу зарур, мөһим һәм кирәкле эшне себер татарлары күптән көтәләр иде.

Аның кирәклеген аңлаучы, булдырырга теләүче, алдынгы фикерле шәхесләр байтак булса да, бу зур масштаблы, көн кадагына сугып барачак, татарның сусынын басарлык эшнең башында торучы, кайгыртучы, башлап җибәрүче, тырыш, белемле, сәләтле, булдыклы зирәк кеше Азат Гыйззәт улы Сәгыйтов булды. Фанидә урыны тәхеттә булыр инсан иде, бакыйда урыны – җәннәттәдер... Бу эшне башлаганда күпме һәм ничек эзләнүләрен, тырышуларын, кайчакта, сорануларын һәм үтенүләрен, вакыты белән михнәт тә чигүләрен якыннары, чын дуслары гына белгәндер. Нәтиҗәдә без – гәзит укучылар аның уңышка ирешүен, үз халкының әдәбиятына, мәдәниятенә, матбугатына юллар ачуын күрдек һәм белдек. Нинди мөһим эшне башлап җибәрде ул! Аның үрнәгендә җиренә, теленә тырышып хезмәт иткән шәхесләребез олы дәрәҗәләргә, мактау сүзләренә, “Күренекле шәхесләр” китабына, Булат Сөләйманов исемендәге премиягә, китапларын бастырып чыгартуга, Казанны күрү бәхетенә һ.б. лаек булдылар. Мин бичарагыз да үз вакытында, зиһен барда, мөмкинчелек булганда иҗат иткән булсам, кечкенә генә булса да әһәмияткә ия булыр идем... бәлки. Тик шуны да әйтеп китмичә булмый. Тубыллыларга мин мең рәхмәтле, бигрәк тә Шамил әфәнде Колмәмәтов әфәндегә һәм аның фикердәшләренә. Минем сыек кына сәләтемне күреп, көч өстәп әйткән рәхмәт сүзләренә, үзләре уйлап тапкан “Народное признание” дип аталган премия тапшыруларына чиксез шатмын. Бу премияне һәр ел саен Тубыл төбәгендә яшәп иҗат итүче шәхесләргә ел саен җыелышып бирергә дигән фикерләренә бик теләп кушылам.

Бүгенге көндә Төмән өлкәсендә генә түгел, киң себер илендә яшәп ятучы татарларның Азат Сәгыйтовка рәхмәтле генә булуыбыз аз, без аңа бурычлы да. Арада сәләте һәм теләге булган милләттәшләренә кулын гына биреп калмады, ярдәм итте, юллар ачты. Күпләрнең сынык күңелләрен төзәтүче, сыек булса да сәләтләрен күрүче, мөшкел хәлләренә керүче, булган шатлыкларын белүче, кайгыларын уртаклаша белүче, халкының киләчәген кайгыртучы гакыллы, дәрәҗәле, тәҗрибәле, исемен баш хәрефтән генә язарлык кеше иде. Мәсәлән, мин үземне Якуб Зәнкиевсез, Азат Сәгыйтовсыз шагыйрь кисәге итеп күрсәтә алмас идем. “Яз, сине яратып укыйлар”, – диюе илһам өстәде, көч бирде . Бик күп милләттәшләребезгә каләмнәрен тибрәтеп, поэзиядә һәм прозада үзләрен сынап карарга ярдәм итте һәм мөмкинлек бирде.

Хәзерге көндә бөек шәхесебез – Азат Сәгыйтов калдырган мирас - “Яңарыш” яңа үрләр яулап, уңышларга ирешеп, милләттәшләрне куандырып, агартып һәм яңартып эшләп тора. Мөһим һәм зур мәсьәләләрне чишә, урынлы һәм уртак эшләрне күтәрә, гыйлемгә-белемгә юл күрсәтә, мактый, киңәшләрен бирә, ярдәм итә, шулай итеп, яшәргә өйрәтә. Алар уңышларга ирешәләр һәм мактауга лаеклар. Тормышның агын, уңышын, үрнәк булырдаен гына күрсәтеп калмыйча, тискәре, яман һәм ялгыш якларын күрсәтергә дә хаклары бар. Бүген матбугат ирекле бит!

     Күптәннән һәм бүген дә “Яңарыш”та белемле, сәләтле, тырыш, күркәм затлар – гүзәл кызлар эшлиләр. Күрсәтәсе эшләр, күтәрәсе мәсьәләләр алар өчен уртак-күмәк. Урынын белеп, вакытын табып, кирәген аңлап киңәшмәләр, очрашулар уздыралар. Дөньядагы булган яңалыклар белән таныштырып, тормышның барышын, кешеләрнең яшәешен күрсәтеп, фикерләр алышып, киңәшләр бирәләр, тиешлесен мактыйлар. Алар өйрәтеп-белдереп кенә тормыйлар, үзләре дә кызыксыналар, тәҗрибә туплыйлар һәм эчтәлекле мәкаләләр язалар. Кайчагында гәзит битләрендә тарихи белешмәләр, халык язмышын тасвирлаган, арада галимнәрнең ачышларын күрсәткән әсәрләр, гыйбрәтле, йөрәкләрне тибрәндерүче, кеше күңелләрен айкап-чайкап китүче хикәяләр, дин сабаклары биргән, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне чагылдырган, сәламәтлеккә файдалы киңәшләр, үрнәк булырдай, уңыш казанган шәхесләр тормышын чагылдырган мәкаләләр тиешле урын алып торалар. Безнең милләттәшләр арасында сәләтле кешеләр күп. Языгыз, уртаклашыгыз, белешегез. Дуслар, һәрхәлдә, “Яңарыш”тан сорасагыз, аның белән киңәшсәгез, җавапсыз калмассыз.

“Яңарыш”лы кызларга, анда язучыларга да, аны алдыручыларга да рәхмәтемне шигъри сүзләр белән белдерәсем килә:

“Яңарыш”ны яшәтеп киләсез,
Сез уңган, булдыклы барыгыз;
Милләтегезне яратып, мактап,
Җитәкләшеп алга барасыз.

Мөхтәрәм дусларым, сәламемне
“Яңарыш” аркылы җибәрәм.
Бәхет, шатлык китерсен эшегез,
Сау-сәламәт озак яшәгез.

Агартып баручы “Яңарыш”ны
Яздырып укучы мул булсын;
Йөз яшеңне Тәңре насыйп итсен,
Бар теләкләрем кабул булсын.

Телне һәм динне яраткан дуслар!
Котлау сүзләремне алыгыз.
Уңышларның зарурларын теләп,
Хат юллаучы Зилә апагыз,

Тубыл шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума