Материалы

Рәхмәт Сезгә, Укытучыбыз!

последние и лучшие новости искусства в мире

46-3Тубыл районы, Күкрәнде авылының күпьеллык тарихында Әхмәтовлар гаиләсе авыл елъязмасында мөһим урын алып тора. Ваһап Әхмәтов тумышы белән Тубыл районы, Ләчек авылыннан булган. Тормыш авырлыкларына карамастан, зирәк, тырыш бала туган авылында башлангыч белем алып, укуын Торбы мәдрәсәсендә, аннары Троицк шәһәрендә дәвам итә һәм гомерен мәңгелеккә Күкрәнде авылы мәктәбе белән бәйли. Эшен укытучы булып башлый, аннары башлангыч мәктәп директоры итеп билгеләнә. Рус теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта. Әтисе артыннан укытучы һөнәрен кызлары һәм уллары да сайлыйлар. Әхмәтовларның гомуми педагогик стажы 200 ел тәшкил итә.

Укытучылар гаиләсендә туып-үскән Роза Ваһап кызына авыл мәктәбен уңышлы тәмамлагач, һөнәр сайлау турында уйланырга кирәк булмый. Кечкенәдән ятимлекне белеп, тормышның әчесен-төчесен шактый татыган кыз үзенең алгы көннәрен балалар тәрбияләүгә багышларга уйлап, 1946 нчы елда Тубыл педагогия техникумына укырга керә. Авыр елларның киртәләрен үтеп Роза апа 1950 нче елда уку йортын уңышлы тәмамлап, үз нигезенә, Күкрәнде җидееллык мәктәбенә эшләргә кайта. Яшь укытучы беренче эш юлын башлангыч классларны укытып башлый. Бераз ныгып, тәҗрибә җыеп, эшенең нәтиҗәләрен күрә башлаган мөгаллимә белемен арттыру теләге белән 1957 нче елда Тубыл шәһәренең укытучылар институтына читтән торып укырга керә һәм мәктәптә инде рус теле һәм әдәбияты дәресләрен алып бара. Үз эшен яратып, канәгатьлек белән эшләгән укытучы апа мәктәптә рус телен үстерүгә, укучыларда телгә, гореф-гадәтләргә карата мәхәббәт уятуга күп тырышлык куючы укытучылар рәтендә иде. Роза апа дәресләрен югары дәрәҗәдә, кызыклы итеп оештыра белде. Укучыларын рус теле һәм әдәбияты белән кызыксындырып, дәресләрендә төрле методикалар кулланып, заманасына күрә уку сәгатьләрен яңадан-яңа дәреслекләр, методик әсбаплар белән баетырга тырышып эшләде. Балаларның активлыгын, дәрестә мавыгып эшләүләрен отышлы кулланып, аларның сәләтләрен күреп дәрес материалларының иң уңайлы, иң кирәкле өлешен сайлап ала белде. Яңа темалар белән танышканда укучыларның йөрәкләренә җиткерердәй тиешле сүзләр табарга тырышты һәм әсәрләргә бәя бирергә генә түгел, чын мәгънәсендә рухи байлык тупларга, дөньяга карашларны формалаштыруга йогынтысы зур булды. Уку белән беррәттән сыйныфтан тыш эшләргә дә зур әһәмият бирде. Мәктәптә генә түгел, авыллар арасында оештырылган бәйрәм-чараларда Роза апа укучылары белән актив катнашты.

Энтузиастлык белән эшләп барган арада мөгаллимә апа үзенең белемен арттыру максатыннан читтән торып укып Алабуга шәһәрендә педагогия институтын тәмамлый. Ул вакытта тырыш, бар яктан килеп тормыш тоткасын ныклап тоткан Роза апа авылдашы Камал Ниязов белән гаилә корып җибәрәләр, мәхәббәт җимешләре булып өч бала тәрбияләп үстерәләр һәм өчесенә дә тиешле белем бирергә тырышалар. Зур уллары Мансур Плеханово аэропортында эшен башлап, шунда гомере буена очучы булып эшли. Кызлары Әлфия югары белемне Казанда химия-технология институтында ала һәм өлкәбезнең төньяк шәһәрләренең берсендә инженер–химик булып эшләп лаеклы ялга чыга. Уллары Илшат Төмән университетының физика факультетында укып, укытучыдан мәгариф бүлеге җитәкчесенә, Нижневартовск шәһәре мэрының урынбасары вазифасына кадәр күтәрелә. Хәзерге көндә Илшат Камал улы - Ханты-Мансийск автоном округы Думасы җитәкчесе киңәшчесе.

Балалар олыгайган саен еллар да үтә бара шул. Гомерен укытучылык һөнәренә багышлаган, укучыларын киләчәк тормышка әзерләүгә күп көч куйган, авыр, әмма бик кирәкле эшкә бар күңелен биргән тәҗрибәле укытучы, ихластан яратып эшләгән белгеч, тынгысыз һәм көчле рухлы Роза Ваһап кызы барлык укучылары, мәктәп коллективы, авыл халкы арасында зур һәм тиешле хөрмәткә лаек. Эшләү дәверендә мәктәп, район администрациясеннән, өлкә күләмендә күп Мактау хатлары, грамоталар белән бүләкләнсә дә, халык мәхәббәте, укучыларының казанышлары хөрмәтле укытучыбызга бик тә кадерле. Яраткан укытучыбыз Роза Ниязованы юбилейлы туган көне белән котлап, саулык-сәламәтлек теләп, бала-оныклары, оныкчыклары белән бергәләшеп тигез гомер итүен телим.

Зәкия СӘИТОВА,
Төмән районы, Индрәй авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума