Рәхмәтебезне җиткерәсебез килә

последние и лучшие новости искусства в мире

5-726 нчы январь көнне Тубыл районы, Вәчир мәктәбендә «Татар мәдәнияте көннәре» район фестиваленең ачылу тантанасы узды. Бу кичәне район мәдәният үзәгенең режиссер–куючысы Елена Евсеева белән Вәчир мәдәният йорты директоры Мәрьям Уразова алып бардылар. Вәчир мәктәбе директоры Гөлбану Барсукова кичәне ачып, кунакларны сәламләде. Аннары район мәдәният үзәге директоры Сергей Мокроусов һәм шулай ук авыл ветераннар советы рәисе Гөлфара Азановага сүз бирелде.

Тубыл шәһәр, район артистлары җыр, шигырь, бию, халык уеннарын башкарып, милли гореф-гадәтләребезне барлап, күтәренке рухта бәйрәмне ачтылар. Көтеп алган күркәм бәйрәм сәхнәсен берсеннән-берсе талантлы чыгышлар бизәде. Тамашачылар Вәчир авылына килгән артистларның чыгышларын бик яраттылар, алкышларга күмделәр. Үзебезнең авыл артистларыбызның да, укучы кызларыбызның да чыгыш ясаулары бик сөендерде. Алар арасында «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбленең чыгышы ошады. Укыткан укытучыларым Заһидә апа белән Сөнгатулла абый Бекениннарны күреп, бик шатланып утырдым. Сөнгатулла абый үзенең шигырендә язганча:

«Туган телем - татар теле,
Рухи байлык халкыма,

Моңаяммы, сызланаммы,

Куанаммы, үкенәмме -

Сөенәмме халкыма...»

Абыемның хезмәт юлы Лаемтамак авылында үтә. Сөнгатулла абыйның хәзерге көндә ничәмә китабы дөнья күрде. Балаларга белем биргән укытучының күңелендә яшеренеп яткан иҗат чишмәләре олыгайган көннәрдә бәреп чыкты, диярсең. Минем сыйныф житәкчем булган һәм рус теле һәм әдәбиятын укыткан Заһидә апам 40 елдан артык шулай ук Лаемтамак мәктәбендә белем биреп, ничәмә буынга үрнәк булды. Мин үземнең укытучыларым белән горурланам, алар кешелекле, мәрхәмәтле, һәркемгә игътибарлы, түземле укытучылар. Бәйрәм концертында Сөнгатулла абый скрипкада оста уйнады. Заһидә апа белән «Әйтмә, син, авыр сүз» дигән жырны бик матур башкардылар. Шатлыгымнан хәтта елап та утырдым. Алар күңелемдә тирән тойгылар уяттылар, алкышлар яңгырап кына торды. Алар укыткан укучыларның берничәсе хәзерге көндә Вәчир мәктәбендә балаларга белем бирәләр. Укучылары шатлыктан сәхнәгә чыгып аларга рәхмәт сүзләре әйттеләр. Авыл халкы кичкә кадәр күңел ачты, бәйрәм итте. Ерак юлны якын итеп шәһәрдән килгәннәргә, шәһәрдән килгән артистларга, үзебезнең авыл артистларыбызга һәм укучы кызларыбызга, шулай ук килгән кунаклар өчен аш-су әзерләүче хуҗабикәләргә зур рәхмәтебезне юллыйбыз. Мәрьям Хөсәен кызына үзенә аерым рәхмәтебезне белдерәбез. Бик тырыш һәм бөтен күңелен биреп эшен башкара, барлык эшенә дә өлгерә. Гел шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып, авыл халкын сөендереп, озак хезмәт итүен телибез. Туган телебезне онытмаек, ул безнең йөрәк түребездә булсын!

Авыл халкы һәм укытучылар исеменнән
Гөлшат ТУРЫШЕВА
Тубыл районы, Вәчир авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума