Материалы

“Рәхмәтемне белдерәм...” хәтер кичәсендә

последние и лучшие новости искусства в мире

46-68 ноябрь көнне 13 ел Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәген җитәкләгән Лилия Гафият кызы Кәримованың вафатына 40 көн булу сәбәпле, мәдәният үзәгендә “Рәхмәтемне белдерәм...” дип аталган хәтер кичәсе үткәрелде. Чарага мәрхүмәнең якын туганнары, коллегалары, дуслары һәм җәмәгать эшлеклеләре килделәр. Алып баручылар Зөлфинә Минибаева белән Ринат Гарифуллин өлкәдә милли мәдәниятебезне үстерүдә, популярлаштыруда бөтен көчен куеп эшләгән җитәкчеләре турында җылы сүзләрен җиткереп, ул башкарган эшләрне барлап, килгән кунакларга, чараны уздыруда матди ярдәм күрсәткән өлкә татар Конгрессы президенты Нурулла Саттаров һәм “Ипотека-торак кредитлау агентлыгы” оешмасы җитәкчесе Рөстәм Самкаевка олы рәхмәтләрен белдерделәр.

Ислам йолалары буенча, өлкә мөселман диния нәзарәте рәисе киңәшчесе Динар Нәфыйков Лилия Гафият кызы рухына багышлап Коръән укыды, салават әйтеп, дога кылдылар. Туганнары садака өләшкәннән соң, кунакларны әзерләнгән ризыклардан авыз итәргә чакырдылар. Экраннан Лилия Гафият кызының тормыш юлын чагылдырган һәм журналист София Хәйруллина ТНВ каналы өчен төшергән видеоролик күрсәтелде. Аннары сүз кунакларга бирелде. Шәһәр мәдәният департаментының мәдәни сәясәтне гамәлгә ашыру комитеты рәисе Наталья Некрасова үзенең хезмәткәре турында: “Шундый нәзакәтле хатын-кызда күпме батырлык, көч, алга омтылыш бар иде. Нинди генә эшкә тотынмасын, ул аны “бик яхшы” билгесенә генә башкарды. Бу мәдәният үзәгенең шәһәребезнең, татар мәдәниятенең визит картасына әйләнүе дә - аның хезмәте нәтиҗәсе. Үзенең һәр хезмәткәрен яклый белүе дә сокландырды. Ул безнең күңелләрдә үрнәк җитәкче, яхшы дус буларак сакланыр”, - дип сөйләде. Шәһәрнең рус мәдәният үзәге директоры Альбина Селезнева: “Лилия Гафият кызының башкарган хезмәтен мәңгеләштерү максаты белән мин шәһәр Думасына мөрәҗәгать итеп, аның исемен шәһәр Хөрмәт китабына кертергә тәкъдим иттем. Хәзер җавап көтәбез”, - диде. Тубыл шәһәрендә узган хезмәт юлын видеоязма аркылы шәһәрнең 15 нче мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллин, шәһәрнең себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева, залда утыручы “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле җитәкчесе Роза Яхина, укучысы Гүзәл Сафина зур хөрмәт белән искә алдылар. Шулай ук Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбе директоры Алефтина Манкаева, “Этнос” балалар иҗаты үзәге җитәкчесе Гөлнара Сәгыйтова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәрит Хәкимов, шәһәр себер татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Динар Абукин, җәмәгать эшлеклеләре 46-5Ринат Насыйров, Вәлимә Ташкалова, Гөлшат Касыймова, Зыятдин Низамов, Мөнирә Хөснетдинова да Лилия Гафият кызы турындагы якты хатирәләре белән бүлештеләр. Һәр чыгышта 45 яшен генә тутырып бакый дөньяга күчкән көчле шәхеснең үзенең вазифасына зур җаваплылык белән караганы, аның оештыру сәләте, тырышлыгы, коллективын җаны-тәне белән яклавына чын күңелдән сокланып сөйләделәр. Лилия Гафият кызы дөньяга ашырган “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” проектында катнашкан яшьләр өчен дә бу зур югалту булды. Җылы, рәхмәт сүзләре белән яшьләр лидеры Сәет Тусмөхәммәтов, Диана Бакирова да бүлештеләр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума