#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Руфат Биктимеров - өлкә прокуроры урынбасары

последние и лучшие новости искусства в мире

11-2Россия Генераль прокуроры приказы белән Руфат Биктимеров өлкә прокуроры урынбасары итеп билгеләнде.

Руфат Мансур улы 1977 елда Төмән районының Талмы авылында туып үсә. 1999 елда Төмән дәүләт университетын тәмамлап, юрист белгечлеген ала.

Прокуратурада 2001 елдан бирле хезмәт итә. Хезмәт юлын Калинин административ округы прокуроры ярдәмчесе булып башлап китә. Киләчәктә тирән теоретик белеме, тырышлыгы ярдәмендә хезмәт баскычыннан югарыдан югарыга күтәрелә башлады: 2003 елда округ прокурорының өлкән ярдәмчесе итеп билгеләнде. Ел да узмады, аны өлкә прокуратурасына эшкә алдылар һәм 4 айдан соң Ленин административ округы прокуроры урынбасары итеп билгеләделәр.

2006-2008 елларда Исәт районы прокуроры булды.

Руфат Мансуровичның эшенә ихлас күңел белән каравы, алдынгы креатив идеяларны тормышка ашырырга омтылышы өлкә прокуратурасында алып барыла торган яңа башлангычларның нәкъ менә аңа тапшырылуына нигез булып торалар.

2008 елда өлкә прокуратурасында коррупциягә каршы көрәшне күзәтү бүлеге ачылды. Бүлекнең җитәкчесе вазифасына тәкъдим ителгән Руфат Мансур улының кандидатурасына каршы килуче булмады.

2012 елның декабрь аенда Төмән шәһәре прокуратурасы барлыкка килде. Бу яңа прокуратураның җитәкчесе итеп тә, бернинди шикләнүләрсез, аны билгеләделәр. 9 марттан бирле ул инде Төмән өлкә прокуроры урынбасары.

Бу югары, бик җаваплы хезмәтендә аңа, һичшиксез, зур уңышлар, сабырлык һәм түземлек телисе килә!

Руфат Мансур улы тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстерәләр.

Зөләйха ӘХТӘРИЕВА,
Төмән өлкә прокуратурасының кадрлар бүлеге прокуроры.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836