Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
21 нче июль көнне Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә Әл-Мәрҗәни мәчете оештырган Корбан бәйрәмендә рухи мирасыбыз ядкарьләре башкаручылар бәйгесе - “Илаһи моң” фестивале җиңүчеләре чыгыш ясадылар. Бу бәйрәмдә Тубыл шәһәреннән “Илаһи моң” төбәкара бәйгесендә себер татарларының “Ак куяннар кацар шар пелән” дигән җырын башкарып 1 урын яулаган җырчы-композитор Наҗия Хәкимова үзенең укучысы, әлеге бәйгедә 2 нче урынга чыккан, бүгенге көндә Тубыл педагогия училищесында белем алучы Зәлия Шаморатова белән катнаштылар. Бу турында безгә Наҗия Фәттах кызы хәбәр итте.
“Көтмәгәндә, җәйнең аяз, матур көннәренең берсендә, Казан шәһәреннән чакыру кәгазе килеп төште. Кулыма алып укыгач, шаккаттым – әйтерсең, барлык татарларны берләштерүче бөек Казаныбыз кочакларын җәеп, Зәлия Шаморатова белән мине күкрәгенә кысты. Без бик шатланып, Казанга юл алдык. Төрле төбәкләрдән җыелган хөрмәтле кунаклар арасында Төмән өлкәсеннән Зәлия белән без дә катнаштык. Мөселманнарның бөек Корбан бәйрәмендә Кабан күле ярында чыгыш ясау безнең күңелләрдә горурлык хисе тудырды. Казан шәһәрендә безне 3 көн кунак иттеләр. Аһ, нинди онытылмаслык сихри көннәр булды! Үзеңне чын татар дип хис итү – үзе бер зур бәхет!. Әлеге чараны оештыручыларның берсе Татарстанның халык артисты, җырчы Гөлзадә апа Сафиуллинаның кызы Россия ислам университеты доценты, филология фәннәре кандидаты Резеда Сафиуллина икәнен ишетеп, бик шатландым. Кызганычка каршы, Гөлзадә Сафиуллинаның үзе белән күрешеп булмады, ул Кырымда булып калды. Бәйрәмнең оештыручысы Хуҗина Фәридә ханымның: “Быелгы фестивальнең төп бизәге булдыгыз”, - дигән сүзе безне шатландырып, канатландырып җибәрде. Ходай насыйп итсә, киләсе елларда да катнашырбыз дип өметләнәбез. Ислам динен күтәрүче Казаныбызда яшәүче милләттәшләребезнең якты йөзләре, йомшак сүзләре, оештыручыларның күркәмлекләре йөрәгебезне җылытты. Борчу-кайгылар онытылды. Киләчәккә планнар корып, гөрләтеп яшисе һәм эшлиселәре килеп китте”, - дип сөйләде ул.
Рәүфә КАНГАЗИНА