Рус теле укытучылары өчен семинар

последние и лучшие новости искусства в мире

43-5Рус теле һәм Россия Федерациясе халкының телен өйрәнү буенча кадр потенциалын үстерү максатында мәгариф эшчәнлеген методик тәэмин итүдә РФ министрлыгы йөкләмәсе буенча «РФ халкының туган телләре федераль институты» федераль бюджет учреждениесе дистанцион форматта оештырган квалификацияне үстерү курслары кысаларында Төмәннең Кырынкүл авылында урнашкан 52 нче мәктәптә шәһәрнең рус теле укытучылары өчен семинар үткәрелде. Аның темасы – «Рус теле укытучысының фән компетенциясен үстерү: теоретик һәм практик аспектлар».

Курсларның көндезге этабын тьютор (оештыручы) 52 нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты, туган тел (татар) укытучысы Халидә Кирамова уздырды.

Чарада катнашучылар РФ дәүләт теле буларак рус телен укыту өлкәсендә башлангыч, төп, урта гомуми белемдә педагогик хезмәткәрләрнең компетенцияләрен камилләштерү буенча эш тәҗрибәләре белән бүлештеләр. Һәр курсларны тыңлаучы рус теле дәресләренең фән эчтәлеген проектлау һәм реальләштерүдә яңа юллар һәм методларны файдалану буенча индивидуаль рефлекс-аналитик эшчәнлекнең нәтиҗәләрен тәкъдим итте.

Халидә Хәлидулла кызы үзенең чыгышында югары сыйныфларда төп дәүләт (ОГЭ) һәм бердәм дәүләт имтиханнарында (ЕГЭ) укучыларның югары балларга ирешүләре, аларга аңлаешлы булсын өчен нинди ысуллар куллануын, өстәмә нәрсәләр белән файдалануы турында сөйләде. Шулай ук 52 нче мәктәп укытучылары тарафыннан кызыклы чыгышлар яңгырады. Елена Ибраһимова төп дәүләт һәм бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләү буенча текст белән эшләү тәҗрибәсен аңлатты. Елена Сахит кызының максаты – материалны балага аңлатып җиткерү. Лилия Рахмангулова «Рус теле дәресендә мәкальләр һәм әйтемнәрне укучыларның сөйләмнәрен үстерү чарасы буларак куллану» темасына чыгыш ясады. Лилия Фатыйх кызы нинди урында кайсы әйтемне, мәкальне куллану урынлы булуын балаларга төшендерүен әйтте. Елена Курлович рус теле һәм әдәбияты дәресләрендә федераль дәүләт мәгариф стандартын (ФГОС) реальләштерү шартларында информацион технологияне куллануны сөйләде. Андый хезмәтне яшьләр ярата, Елена Алексеевна алардан калышмый. Дәресләрдә төрле сайтларга кереп укучыларны информацион технологияләргә төшендерә. Пандемия вакытында уңышлы итеп дистанцион дәресләр үткәрде, башкалар белән тәҗрибәсен бүлеште. Ул - замана белән бергә атлаучы укытучы.

Семинар азагында тыңлаучылар барлык биргән сорауларга җаваплар алулары, консультация һәм мастер-класслар өчен, кабул иткән 52 нче мәктәп коллективына зур рәхмәтләрен белдерделәр.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума