Материалы

Рус теленә тәрҗемә ителгән яңа китап

последние и лучшие новости искусства в мире

4-4Тубылда укытучы тормышы, мәктәп, тәрбия турында язмалар кергән “Тропы жизни” дип исемләнгән яңа китап дөнья күрде. Һәр китапның да үз тарихы бар. 2006 нчы елда Тубылда Солтан Алиш улы Садыйковның “Тормыш сукмаклары” дигән истәлекләр китабы татар телендә басылып чыккан иде. Быел педагогик хезмәт ветераны, доцент Клим Солтан улы Садыйков әтисе язып калдырган истәлекләрне рус теленә тәрҗемә итеп китап чыгарды. Саллы, матур тышлы яңа автобиографик әдәби–публицистик хикәяне татар телен белмәгән укучылар көтеп алдылар. Китап авторның үткән тормыш юлы, күпкырлы тирән мәгълүмат, кызыклы истәлекләр, тарихи фотолар белән баетылган. Кызыклы, эчтәлекле мәгълүмат белән чыгарылган китапта автор үзенең тормыш юлын бала-оныкларына багышлап язса да, күпсанлы башка укучыларны да үзенә җәлеп итәр.

Монда Тубыл, Вагай районнарында яшәүче, бергә укыган, эшләгән якташлары турында да күп кызыклы материаллар бар. Яңа китапта укучылар илебез тарихы, авыл тормышы, укытучы хезмәте белән тагын бер мәртәбә тирәнрәк танышыр. Тарихын оныткан халыкның киләчәге дә юк, диләр. Күпме вакыт узса да, ул өлкәнәйгән көннәрендә дә сугыш елларында кичергән ачлыкны, җитешсезлекне онытмый. Китапта укучылар Солтан Садыйковның һәм аның якыннарының, дусларының балачак һәм яшүсмер еллары онытылмаслык хатирә булып калганын күрәләр. Туган иленә, укытучы һөнәренә, коммунистлар партиясенә бөтен күңелен биреп эшләгән һәм яшәгән Солтан Алиш улы истәлекләрендә халкыбыз тормышында Октябрь революциясе, үзгәртеп кору еллары, тормыш авырлыклары, шатлыклары турында да яза. Бөек Ватан сугышы елларында ачлык күргән, кичергән якташларының язмышларын да тасвирлый. Илебездәге үзгәрешләргә карашын һәм гомерлеккә сайлаган тормыш иптәше Фәрзәнә апа һәм гаиләсе турында истәлекләрен җылы хисләр белән яза. Авторның үзенә генә хас булган язу стиле белән иҗат иткән китапның беренче укучысы - аның оныгы Илмир Ташбулатов. Менә аның бәяләмәсе: ”Озак еллар минем кәефем төшкән һәм “кара тормыш полосалары” чорларында “Тормыш сукмаклары” китабы мине илһамландырды. Сугыш, сугыштан соңгы еллар, белемсезлеккә каршы көрәш, авыл мәктәпләрендә укытучыларның хезмәте күз алдыннан үтте. Сүз уңаеннан, 18 яшендә бабаем мәктәп директоры булып эшләгән. Үзегезне 18 яшьтә искә алыгыз! Менә шул! Узган ел үземнең кичерешләремне Клим Солтан улы белән уртаклаштым. Ул китапны рус теленә тәрҗемә итте... Искиткеч тәрҗемә! Җиңел укыла, хис-кичерешләр күңелне һәм йөрәкне дулкынландыра. Клим Солтан улының хезмәте бәяләп бетергесез!”

Бөек Ватан сугышы ветераны, мәгариф отличнигы, гомере буе бөтен күңелен биреп эшләгән укытучы Солтан Алиш улы Садыйковның истәлекләрен рус теленә тәрҗемә иткән улы Клим абый китап презентациясе чарасының уздырылу вакытының, коронавирус сәбәпле, әлегә билгесез икәнен белдерде. Китап яратучылар “Тропы җизни” китабын шәһәрнең үзәк район китапханәсеннән алып укый алалар.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума