#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

С 30 летним Юбилеем!

последние и лучшие новости искусства в мире

37-7Төмән өлкәсендәге бердәнбер татар газетасы - «Яңарыш»ның озакламый, ягъни 15 сентябрьдә 30 еллык юбилее булу сәбәпле, үткән еллардагы газета саннарын карап чыктым. Күз алдымда: газета битләрендә актив катнашучылар, милләт һәм тел өчен кайгыртучылар - Хөсни апа Гаитова, Хәлимә апа Уразова, Әхмәт Галимов; үзебезең якташларыбызның матур, әһәмиятле шигырьләре - Шакиржан абый Ибраһимов, Рәкыйп абый Ибраһимов, Заһид абый Акбүләков һ.б.

Әлбәттә, ошбу бай һәм эчтәлекле хәзинәне тиз вакытта гына үзләштереп булмый. Моның өчен өлкә китапханәсендә атналар буе утырырга кирәк. Шуңа карамастан, соңгы ярты ел дәвамында, газетаның беренче адымнарын искә алып, аның тарих битләре белән тагын да яңадан танышып, үземә бер төрле фикергә килдем. Минем күзәтүем буенча газетага төрле юбилей чаралары белән язылган тәбрик сүзләре, изге теләкләр әйтеп бетергесез күп. Минем исәп-хисап буенча, аларның барысын җыеп берничә томлы җыентык тупларга мөмкин. Бу - бер мәсьәлә. Ә икенчесе - шигырьләр. Ә бит, үзебезнең, Төмән өлкәсе милләттәшләребез тарафыннан язылган шигырьләрне укып шаккатасың. Дөрес, тел осталары – якташларыбыз-шагыйрьләребезнең инде күпләре ошбу фани дөньядан киттеләр. «Яңарыш» газетасына гына багышлап язылган шигырь юлларын укып, сокланып, күңелләрдә милләтебезгә карата горурлык хисләре бәреп чыга. Шулай ук, ошбу газета битләрендә дөнья күргән, халкыбыз тормышын җылы сүзләр белән ачыклаган шигырьләрне бергә җыеп, зур китап итеп бастырып чыгару күз алдымда тора. Киләчәктә, үзебезнең арабызда булган зыялылар, эшкуарлар белән килешеп, ошбу фикерләрне тормышка ашырасы иде. Аларны бастырып, татар мәктәпләрендә, китапханәләрдә урнаштырып булса, саф телебезне саклауда, аны тирәннән өйрәнүдә, ана телебезгә сокланырлык хисләр булдыруда, әйтеп бетергесез этәргеч булыр иде дип әйтер идем. Ул гына да түгел, бәлки, үзебезнең арабыздан, киләчәктә, кем белә, атаклы шагыйрләр, тел белгечләре, татар җанлы милләттәшләр килеп чыгар. Киләчәгебез уңышлы, ышанычлы, якты-нурлы булсын!

«Яңарыш» газетасын һәм аның уңган, тырыш, күңел биреп эшләүче хезмәткәрләрен 30 еллык юбилей белән чын күңелдән тәбрик итеп, киләчәктә газетаның Төмән өлкәсендә генә түгел, татар дөньясында тирән җәелеп, якты-нурлы маяк булып хезмәт итүен, озак еллар эшләрен дәвам итүләрен теләп калам.

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836