Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сәхнә түрендә - “Әхтәмушки!”

последние и лучшие новости искусства в мире

10-4Әхтәм Назыйров җитәкчелегендәге 21 ел буена тамашачыларның мәхәббәтен яулаган  Россия һәм Төмән өлкәсе фестивальләре лауреаты “Әхтәмушки” татар халык җыр ансамбле белән 2006 елның февралендә якыннан таныштык. Ул вакытта Төмән өлкәсендә татар мәдәнияте көннәрендә регионның милләттәшләребез компактлы яшәгән ерак төбәкләренә зур сәяхәт ясаган идек. 4 көн эчендә “ГАЗель” машинасында ике меңгә якын чакрым юл йөреп куйдык. Вагай районының Казанлы, Тугыз, Усак, Аромаш районының Чумык, Үткәрмә авылларында “Әхтәмушки” ансамбле артистлары һәм Әлминур Патршина белән Мәрьям Әскәрова дуэты концерт куйдылар. Ә бит һәрберсенең  гаиләсе, эше калган.  Һәр авылда татар мәдәниятенә сусаган халык артистларны хуш күреп, шатланып каршы алды, чыгышларны көчле алкышларга күмеп, кабат килүне үтенеп озатып калды. Бу 21 ел буена иҗат иткән ансамбльнең бер мизгеле генә.

Төмән өлкәсендә татар мәдәнияте көннәре кысасында 23 февраль – Ватанны саклаучылар көнендә  Төмәннең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте сараенда шушы сарайның татар мәдәнияте бүлеге каршында эшләп килүче “Әхтәмушки” халык җыр ансамбленең иҗат  концерты булды. Чараны җырчы Розалия Бакиева алып барды.

Җырчыларның костюмнары бигрәк килешле, күз явын алырлык иде. Денис Ширыкалов һәр чыгышка кушылып флейтада уйнады.  Вәлиулла Вәлиулин, Әлфия Сидтикова, Рөстәм Итаняков, Надежда Федорова, Зөһрә Фастулина һәм башкалар дәртле, көчле тавышлары белән “Әссәламегаләйкүм, дуслар!”, “Яшьлегем еллары”, “Агымсу”, “Балалар”, “Үзем генә барыйммы”, “Бакчада сиреньнәр” һәм башка җырларны башкардылар. Җырчылар аерым да, берничә тавышка бүленеп тә җырладылар. Розалия Бакиева да моңлы тавышы белән тамашачыларга җырлар бүләк итте. Мәктәп укучылары – Азалия Речапова, Азалия Әсәдуллина җырладылар һәм Екатерина Харламова җитәкчелегендәге “Аккош” бию ансамбле кызлары биеделәр. Ришат Акбалин курайда башкорт көен, “Бөрлегән”не уйнап концертка ямь өстәде. Вәлиулла Вәлиулин  якташларыбызны чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Тамашачылар күркәм бәйрәм бүләк итүләре өчен Әхтәм Назыйровка, барлык артистларга рәхмәтләрен белдерделәр.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836