#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Сәләтемне сезгә багышлыйм!”

последние и лучшие новости искусства в мире

6-4Бар күңелен, хыял-өметләрен, хәтта язмышын да музыкага багышлаган, Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгендә 14 ел буена алыштыргысыз тавыш режиссеры булып эшләүче Фәгыйль Тәүлетбәк улы Кәримов өлкә музыкантлары, татар үзешчән җырчылары арасында танылган шәхес. Ул Тубыл районы, Ишмәт авылында музыкага гашыйк гаиләдә туа. Әтисе Тәүлетбәк абый баянда, әнисе Латифа апа мандолинада, Бөек Ватан сугышында катнашкан яраткан Бахрали бабасы бик оста итеп тальянда уйнаган. Алар балаларына кечкенәдән үк татар теленә һәм музыкага мәхәббәт тәрбиялиләр. Фәгыйльнең музыкаль сәләте балачакта уяна.

5нче сыйныфта укыган чагында ул баянда уйнап, классташларына аккомпанировать итеп төрле концертларда катнаша. 6-10Ә 8нче сыйныфта яшьтәшләре арасында бик популяр уен коралы булган гитараны үзләштерә. 1983-87нче елларда техникумда укыган вакытта Фәгыйль җыр һәм уен кораллары ансамблендә гитара һәм бас-гитарада уйный. Биредә төрле һөнәри һәм җыр бәйгеләре, концерт-фестивальләр, дискотекалар оештырылып тора. Талантлы студентлар заманча уен коралларында уйнап, җырлап зур сәхнәләрдә чыгыш ясыйлар. 1987-1990нчы елларда Фәгыйль Совет армиясе сафларында корабльдә хезмәт итә. Биредә дә ул вокал-уен кораллары ансамблендә катнашып, корабльдәге вертолет мәйданчыгында бөтен экипаж төркеменә концертлар куеп, күңел ача. 6-7Хәрби-диңгез флотында хезмәт иткәннән соң, Фәгыйль Тубыл шәһәрендә автотранспорт оешмасында машина йөртүче булып эшли. Иҗат кешесе тормышында “очраклы вакыйга” бик сирәк кунак. 1991 елны Фәгыйль Тубыл шәһәрендә танылган Арангуловалар гаиләсе концертына юлыга һәм язмыш аны Тубыл шәһәр себер-татар мәдәният үзәгенә алып килә. Иҗади юлын ул “Сүзге” ансамблендә башлап җибәрә дә, 1995нче елда ир-егетләрдән генә торган «Зәгъфран» иҗат төркемен оештыра. Биредә Асаф Хәммәтгалиев, Зөфәр Янгулов, Фәгыйль һәм Изил Кәримовлар җырлыйлар. Алар башкаруында яңгыраган «Эх, сез, матур кызлар!», «Килә ява бер болыт», «Ак каен» җырларын тубыллылар һәр концертта көтеп алып, аягүрә басып алкышлыйлар. Алар Төмән өлкәсенең көньяк һәм төньяк шәһәрләренә гастрольләргә чыгалар.

6-52004 елда Фәгыйль Кәримов Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгенә килеп, иҗат юлын тавыш режиссеры буларак дәвам итә. 2007 елда ул икенче музыкаль проектын оештыра – “Хыял” яшь җырчылар студиясен ача. Анда ул шәһәрнең яшь талантлары - Римма Әнвәрова, Марат Вәлиев, Оксана Абайдуллина, Лариса Насыйбуллина һәм Наилә Назыйрованы чакыра. Җитәкче үзе җырчы, тавыш режиссеры, аранжировкалаучы да буларак, яшьләрнең теләк-хисләрен аңлап, аларның сәләтләрен ачарга ярдәм итә. Бүгенге көндә «Хыял» яшь җырчылар студиясе татар мәдәният үзәгенең иң мобиль иҗади коллективларының берсе. 6-6Ул әле мәдәният үзәгендә эшләүче «Нур”, «Сүнмәс хисләр”, “Бәйрәм” ансамбльләренә, шулай ук “Аккош” бию студиясенә аранжировкалар яза. Ун ел дәвамында Себердә яшәүче татар егетләре һәм кызлары арасында уздырыла торган “Себер йолдызы” һәм “Татар егете” бәйгеләренә зур өлеш кертә. Фәгыйльгә матур, истә калырлык музыка тудырырга ритмны дөрес тою сәләте ярдәм итә. Шуңа күрә конкурсантларның чыгышлары тамашачыларның күңелендә озакка саклана! Февраль аенда Фәгыйль Кәримов үзенең юбилеен каршыларга җыена. Без аны чын күңелдән гомер бәйрәме белән котлыйбыз. Аңа иҗади уңышлар, матур яңа җырлар, яңа көйләр иҗат итүен телибез.

Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре.


Хөрмәтле тамашачылар!

23 февраль көнне 15.00 сәгатьтә талантлы тавыш режиссеры, аранжировкалаучы, җырчы
Фәгыйль Кәримовның иҗади концертына чакырабыз!

Кичәдә аның “Хыял” яшь җырчылар студиясе, Тубыл шәһәрендәге иҗатташлары чыгыш ясаячак.Күңелләргә үтеп керердәй моңлы, дәртле шәп концерт булачак!

Безнең адрес: Щербаков урамы, 4 йорт, Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге. Телефон: 69-35-56.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836