#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сүз сәнгатенә игътибар юнәлтү бәйгесе

последние и лучшие новости искусства в мире

9-13Туган телен яратучыларны җыйган “Халыкара туган тел“ көненә багышланган “И туган тел, и матур тел” тылсымлы шигърият бәйрәме Тубыл шәһәр себер-татар мәдәният үзәгендә үтте. Бәйрәм кунаклары өчен фойеда кул осталары мастер–класс оештырдылар. Катнашучыларны сәхнәдән үзәк җитәкчесе Марсельеза Ибукова котлады. Ул: ”Бүгенге шигърият бәйгесе өлкәбездә барган татар мәдәнияте көннәренә туры килде. Телеңне, мәдәниятеңне белү зарури. Бүгенге бәйгедә катнашучы 49 бала район һәм шәһәр мәктәпләреннән, югары һәм һөнәри белем бирү йортларыннан, балалар бакчаларыннан килделәр”, - дип татар мәдәнияте көннәре белән котлап, катнашучыларга уңышлар теләде.

Тубыл шәһәрендә яшәп иҗат итүче җирле шагыйрә Галия Абайдуллина шигърият яратучыларны котлап, шигырьләрен укыды. Балаларның чыгышлары тамашачыларны сөендерде. Танылган һәм җирле шагыйрьләребезнең шигырьләрен оста сөйләүчеләр зур әзерлек белән килгәннәр. Пединститутта татар бүлеге булмаса да, филология фәннәре докторы Гүзәл Фәйзуллина студентларны әзерләп алып килгән. Аларга дипломнар, бүләкләр тапшырдылар. 1 урынга Риман Мәхмүтов (Тубыл шәһәренең 7 нче балалар бакчасы), Ләйлә Насыйбуллина (шәһәрнең 15 нче мәктәбе), Регина Фазыйлова (Вәчир мәктәбе), Элина Хисаметдинова (Тубыл пединституты), Римма Шәрипова (себер-татар мәдәният үзәге) лаек булдылар. 2 урыннар Рузанна Тлеубакова (себер-татар мәдәният үзәге), Альберт Колмәмәтов (5 нче мәктәп), Мәрьям Шәмсетдинова (Лаемтамак мәктәбе), Сәрия Кәбирова (пединститут), Фәүрия Ниязовага (себер-татар мәдәният үзәге) бирелде. 3 урынга Илнара Ниязова (10 балалар бакчасы), Эмилия Бәширова (Лаемтамак мәктәбе), Виктория Щеберева (14 мәктәп), Олеся Лезная (40 балалар бакчасы), Рузалия Корманалиева (себер-татар мәдәният үзәге) лаек булдылар. Тамашачылар призын һәм дипломын ветеран укытучы, шагыйрь Сөнгатулла Бекенин һәм күп профильле техникум студенты Дәүләт Тушаков алдылар. Абруйлы жюри әгъзасы педагогия фәннәре кандидаты Клим Садыйков: “Быелгы бәйгедә шигырь сөйләүчеләр остарганнар. 9-14Без зур үсеш күрдек. Әлеге бәйге яңа талантларның барлыгын күрсәтте. Дөрес, сәнгатьле укучыларның саны күп булды. Җиңүчеләрне билгеләү дә җиңел булмады”, - диде. РФнең мәгариф отличнигы Мәдинә Уразмәтова сәхнәдән өлкә газетабыз “Яңарыш” ны укырга, яздырырга кирәклеге турында чыгыш ясады. “Яңарыш”та шагыйрьләребезнең яңа шигырьләре газетабызны баеткан «Без бергә» кушымтасында күп кызыклы мәгълүматлар бастырылганын сөйләп, һәр гаилә өчен газетаның әһәмиятен ассызыклады. Өлкә татар мәдәнияте көннәренең ачылу тантанасына туры килгән бәйге матур, оешкан рәвештә үтте.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836