30

coronavirus2

Юбилей саны 

yanarish

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkfod

Электрон почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Сабанакта туып-үскән изге күңелле Кафия апа

последние и лучшие новости искусства в мире

47-2Кафия Айнатулла кызы Колмаметьева (Сәйдашева) белән биш ел элек Бөек Җиңүнең 70 еллыгына тапшыру әзерләгәндә танышкан идек. Ул тапшыруыбыз “Төмән прессасы” фестивалендә җиңү яулаган иде. Тырыш һәм җитез Кафия апа ул елларны Сабанак авылы мәчетендә җыештыручы, мичен ягучы, хисапчы булып эшли иде. Аккан сулар кебек гомер уза, диләр бит. Соңгы очрашудан соң биш ел вакыт узганын сизми дә калганбыз икән. Быел Кафия Айнатулла кызына 85 яшь тулса да, бер генә мизгелгә дә зарланмыйча, ул әле дә мәчеттәге эшен дәвам итә.

Хаҗ гамәлләрен дә үтәгән Кафия әбигә гомеренең тагын бер хыялын тормышка ашырырга насыйп була. Бөек Ватан сугышында вафат булган әтисе Айнатулла Гафур улы Ржев янында барган бәрелешләрдә катнашып вафат булган урыннарны барып күреп, Коръән укып, туган авылы Сабанакның туфрагын алып барып кайта. Туганнар каберлеген, монда җирләнгәннәр истәлегенә куелган һәйкәл янындагы кичерешләре, тормыш юлы турында ул хатирәләре белән уртаклашты.

- Әнием Шәрхия Морат кызы һәм әтием Айнатулла Гафур улы “Красный путь” колхозында иртә таңнан кичке караңгыга кадәр эшләделәр. Миннән соң энеләрем Әмир, Әхмәт туды. Кечебезгә Бөек Ватан сугышы башланганда бер яшь юк иде. Мөхәммәт бабайның әтиебезне атка утыртып авылыбыздан Тубыл хәрби комиссариатына алып киткәне хәтеремдә. Әниебез безне кочаклап үкереп елый. Безнең өйдә авыл халкы, туганнар җыелганнар иде.

Сугыш елларындагы авыр тормыш әле онытылмый. Әниебез колхозда терлекчелек фермасында сарык, бозаулар караучы, сыер савучы булып иртәнге таңнан караңгы төнгә кадәр эшләде. Мин энеләрем белән көнозын үзем. Өй салкын, үзебез ярым ач. Әнигә колхозда ”трудодень” куеп, аңа он бирәләр иде. Ул оннан әнием мине мичтә лепешка пешерергә өйрәтте. Балаларны ашатып, әнинең кайтуына без йоклап кала идек. Әниебез нәрсә белән туклангандыр? Яз җиткәч, бакчалардан туң бәрәңге казый идек. Ул туң бәрәңгедән мичтә пешергән коймакларның тәмен әле онытып булмый. Әни эштән чөгендер, кишер яфракларын алып кайтып безгә аш пешерә иде. Әниебез балалары ач булмасыннар дип үзе ачлы-туклы йөргәндер. Безнең гаиләне сыерыбыз да ачлыктан саклап калды. Сугыш елларны өстебезгә кияргә кием дә булмаган. Калын иске мамыктан, тукымалардан аягыбызга кияргә әниебез безгә “буркилар” тегә иде. Алар өстеннән калошлар киябез, баулар белән бәйлибез. Сирәк булса да әтидән килгән хатларны бөтен гаилә белән җыелышып укыган мизгелләр дә хәтеремдә. Соңгы килгән хат - кара кәгазь кулына тотып өйгә кайткан әниемнең безне кочаклап елаганнары күз алдымда. Мондый кайгылы хәбәрдән соң бабаем(олатам) йөрәк авырудан егылды. Бу авыр кайгыны күтәрә алмады ул. Берьюлы ике кайгыны күтәргән әниебезгә тормышны дәвам итү, балаларны аякка бастыру, укыту җиңел булмагандыр...

Әтиебезне сагынмаган, искә алмаган көннәр сирәк иде.

Аның җибәргән өчпочмаклы хатларын без әле кадерләп саклыйбыз. Сугышта вафаты турындагы хатта: ”1907 нче елны ирегез Айнатулла Сәйдашев хәрби антына тугры булып, сугышта батырлык күрсәтеп 1942 нче елның 7 нче декабрендә Литвиновада һәлак булды. Литвинова авылыннан 300 метр ераклыкта (Ржевск районы, Калининград өлкәсе) җирләнде”.

Кафия апаның әнисе Шәрхия әби тырыш, тугрылыклы була. Икенчегә тормышка чыкмый, балаларын үстерә, оныкларына, оныкчыкларына шатланып яши, 90 яшенә чыга.

Кафия Айнатулла кызы тормыш авыр булса да, якты хыяллар белән, тормышта яңа максатлар куеп яшәгән яшьлек еллары турында сагынып хатирәләрен дәвам итте.

- Сатылган авылында татар җидееллык мәктәпне тәмамлап, Тубыл педучилищесына укырга кердем. Укытучы булырга хыялланган идем. Ике курсны яхшы билгеләргә, стипендия алып, шатланып укыдым. Ике ярым ел укыганнан соң рус әдәбияты фәнен өчлегә бирдем. Мине канцеляриягә чакырып, стипендиягә син лаеклы түгелсен, диделәр. Әти-әни яктан туганнардан да ярдәм итүчеләр булмады. Еласам да, төшенкелеккә бирелеп утырыр вакыт түгел иде. 1957 нче елны Ворогушино авыл советына хисапчы итеп мине эшкә алдылар. 1958 нче елны Шәйхулла Фәтхулла (Патхулла) улы белән гаилә кордык, ике ул үстердек. Аннары илебездә үзгәртеп корулар башланып китте. Колхозыбыз «Советский Сибирь» совхозы» дип исемләнде. Бухгалтер, кадрлар бүлеге вазифасын башкардым. 1991 нче елны лаеклы ялга чыксам да, Юршак авылы мәчетендә Аллаһы ризалыгы өчен эшлим. Мине алыштырырга яшьләр килсә, шатланып ярдәм күрсәтер идем. Тормышымның иң зур хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итүчеләргә рәхмәтлемен. Оныгым Ильяр ярдәме белән әтием сугышта вафат булган туганнар каберлеген барып күрдем, догалар укыдым. Илебез азатлыгы өчен башларын салганнарның исемнәрен онытырга ярамый. Монда кичергән хисләрне сүз белән әйтеп булмый. Бүтән мондый кайгы-хәсрәт китергән сугышлар булмасын иде дигән теләкләр юллыйм”, - дип сөйләде.

Изге күңелле, кешеләргә ярдәмчел, гел хәрәкәттә булган Кафия Айнатулла кызын Юршакта да, Тубылда да яхшы беләләр. Гади һәм игелекле Кафия апага сәламәтлек, тыныч, имин тормыш телибез.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836