Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Сабантуй – тынычлык һәм дуслык бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

32-630 июль көнне төмәнлеләр шәһәребезнең 436 еллыгын бик зурдан кубып бәйрәм иттеләр. Күрәсең, пандемия сәбәпле 2 ел бәйрәм итмәгәнгә, халык күрешү-очрашу, күңел ачуга бик сагынган. Шәһәр көне кысаларында, традиция буенча, Заречный микрорайонының Түре елгасы яр буенда татар халкының милли бәйрәме – Сабантуй гөрләде. Биредә иртән үк зур җанлылык хөкем сөрде. Оештыручылар мәш килеп әзерләнсәләр, сатучылар, шашлык, пылау пешерүчеләр сәүдә рәтләренә палаткаларын куеп, тауарларын тезделәр, аш-су әзерләргә керештеләр.

Уртада тамашачылар өчен зур сәхнә куелган. Көрәш, милли уеннар, ярышлар өчен мәйданчыклар булдырылган. Татарстанның Тукай районыннан килгән кунаклар халкыбызның көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, аш-суын, кәсебен, киемнәрен тасвирлаучы татар өйләр күренешен булдырганнар. 32-4«Арангул–батыр – 2022» XII нче югары дәрәҗәдәге көч экстримы буенча Бөтенроссия ачык турниры һәм «DI – plov/ПЛОВ» акциясе уздырыр өчен дә аерым мәйданчыклар әзерләнгән иде. Бәйрәм мәйданына килеп керүчеләрне «Вак бәлеш» балалар һәм “Умай” фольклор ансамбльләре җыр-биюләр белән каршы алып тордылар.

Бәйрәм программасы «Сабантуй» дигән хореографик композициясе белән башланып китте. Сабантуй программасын төмәнлеләргә таныш сүз осталары Гөлфия Бикмуллина белән Ринат Гарифуллин бик оста алып бардылар. Сәхнәдән җыелган халыкны бәйрәм белән котлап хөрмәтле кунаклар – өлкә мөселман Диния нәзарәте рәисе Зиннәт хәзрәт Садыйков, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе урынбасары Роман Малыгин, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина, Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсе буенча вәкиле Ринат Насыйров, Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге директоры Мансур Кәбиров чыгыш ясадылар. Аннары сәхнәдә Төмән, Тубыл, Омск шәһәрләреннән һәм дә Татарстанның Тукай районыннан килгән сәнгать осталары матур җырлар, җитез биюләр башкардылар. Бәйрәм барышында Сабантуй мәйданына шәһәр башлыгы Руслан Кухарук белән шәһәр Думасы рәисе Евгений Заболотный килделәр. Аларны милли киемнәрдәге кызлар татар халкының милли ризыгы – чәк-чәк һәм өлкәнең күренекле фольклор ансамбльләре күңелле җыр-биюләр, такмаклар белән каршыладылар. Шәһәр башлыгы халыкка үзенең изге теләкләрен җиткергәннән соң, Татарстан Республикасы вәкилләре - Россия Федерациясе пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин белән Тукай районы хакимият башлыгы Фаил Камаевка Сабан туен оештыруда һәм уздыруда ярдәм күрсәткән өчен Истәлек хаты тапшырды. 32-9Җавап итеп Эдуард Яфас улы шәһәр башлыгына Татарстан Республикасы башлыгы Рөстәм Миңнехановның Тәбрикләү хатын җиткерде һәм түбәтәй бүләк итте. Аннары Руслан Кухарук белән Евгений Заболотный, гадәт буенча, Сабантуйда катнашкан 92 яшьлек Зәйтүнә апа Фәхретдиновага бүләк тапшырдылар. Зәйтүнә Гыйләҗетдин кызы - Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны. Фидакарь хезмәте өчен күптөрле Мактау кәгазьләре, медальләр белән бүләкләнгән. Эдуард Вафин белән Фаил Камаев 30 июль көнне гаилә корган Диләрә һәм Илья Королевларны тәбрикләделәр. Шулай ук иң нәни Сабантуй кунагы дип Сара Фатыхова билгеләнде.

Сабантуй барышында «Бердәм Россия» депутатлар фракциясе тырышлыгы белән май аенда старт алган «ГАРМОНиЯ» өлкә гармунчылар бәйгесенең финалында җиңүчеләрнең исемлеге дә игълан ителде. «Үзе җырлап уйнаучы» номинациясендә 1 урынны Мәүлидә Хәйруллина яулады. «Инструменталь башкару» номинациясендә Ислам Сафин 2 урынга чыкты. Әбүзәр Миңнебаев махсус бүләккә лаек булды. Шулай ук, форсаттан файдаланып, Төмән өлкәсе мәдәниятен һәм сәнгатен саклап калуга, үстерүгә һәм популярлаштыруга зур өлеш керткәне өчен күренекле җырчы, фольклорчы Луиза Сөрмәтовага өлкә мәдәният департаментының Мактау кәгазе тапшырылды.

Җыр-бию яратучылар сәхнә тирәсендә булса, спорт яратучылар көрәш мәйданында иде. Шәһәр Сабан туеның абсолют батыры булып Игорь Волобуев калды. Гер күтәрү, армрестлинг ярышларында катнашырга теләүчеләр саны да күп булды. Балалар һәм олылар өчен чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, бүләк кисеп алу, узышу кебек уеннар оештырылды. «Ватанны саклау» Рио Кубогына Арслангәрәй хаҗи Арангулов исемендәге «Арангул - батыр» көч экстримы буенча XII Бөтенроссия ачык турниры узган мәйданчыкта да тамашачылар, җанатарлар саны күп булды. Турнирның үзенчәлеге - гади халыкның чишмә башына һәм традицияләренә мөрәҗәгать итү, турнирның һәр этабы бүрәнәләр, капчыклар, арбалар кебек крестьян кирәк-яраклары ярдәмендә узды. «Арангул-батыр» алтын каешын Василий Мартынов яулады.

32-7Сабантуйда 90 кешедән торган Тукай районы делегациясе дә катнашты. Алар матур концерт программасыннан башка, «Татар йорты»н тәкъдим иттеләр. Ул район мәдәният бүлеге режиссеры Венера Кашапова җитәкчелегендә оештырылган. Биредә Сабантуй кунаклары татар халкының көнкүрешендә кулланылган әйбер-җиһазлар белән танышып, төрле һөнәр ияләренең эшләрен карадылар. Умартачылык, кул тегермәнен, чалгы үткерләү, мунча себеркесе ясау, чабата, кәрҗин үрү, төрле ысуллар белән чигү, кыстыбый пешерү буенча үткәрелгән мастер-классларда катнаштылар. Татар халык ашларын авыз иттеләр. Кыскасы, җырлап, биеп, борынгы әйберләр янында фотога төшеп рәхәтләнде халык.

Шулай ук төмәнлеләр Dipol FM һәм «ПРОДО Төмән бройлеры» радиостанциясе «Хәлиф» бренды белән уздырган пылау гастрономия фестивален бик яратып тамаша кылдылар. Биредә 8 катнашучы үзләренең шәхси казаннарында уникаль рецептлары буенча пылау пешерделәр. Иң яхшы, оста пешекчене жюри һәм тамашачылар әзерләгән ризыкларын тәмләгәннән соң билгеләделәр. Иң тәмле пылау әзерләүче дип Джахар Утбасаров билгеләнде.

Сәхнәдән көнозын җыр-музыка яңгырады. Халык бер-берсе белән күрешеп, хәл белештеләр, ял иттеләр.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836