#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сабантуйны оештыручыларга рәхмәт

последние и лучшие новости искусства в мире

Турай авылында узган Төмән районы Сабан туенда Муллаш авыл җирлеге делегациясе дә бәйрәм барышында оештырылган «Сәнгать иҗаты», «Халык йолалары», нәфис сүз остасы конкурсларында, «Чибәр татар кызы», «Милли ашлар» бәйгеләрендә бик актив катнашып, «Аш-су» әзерләү буенча мастер-класс үткәрде. «Халык йолалары» конкурсында «Хәзинә» фольклор ансамбле (катнаш төркем) «Беренце бал - балацагага» («Беренче бал - балаларга») дип аталган күренешен тәкъдим итеп, 1 урын алды.

«Чибәр татар кызы» бәйгесендә Милена Ярмөхәммәтова беренчелекне яулап, «Иң сөйкемле кыз» исеменә лаек булды. Ул саф татар телендә визит карточкасын тәкъдим итте, «Биюце» себер татар халык җырын башкарды һәм гаиләләрендә буыннан-буынга тапшырыла торган хатын-кыз костюмын һәм чулпыларны тәкъдим итте. «Милли ашлар» конкурсына Розалия Абдуллина сарык итеннән пешкән токмачлы шулпа, җирле балыктан эртнек һәм балан пирогы әзерләде. Төрле үләннәрдән пешерелгән татар чәе «Тәмле» павильонына килүчеләргә бик ошады. Кулинар бәйгедә катнашкан өчен Розалия Абдуллина кыйммәтле бүләк һәм диплом белән бүләкләнде. Чара барышында Рәмзия Хәлиуллина традицион татар кул эшләре буенча мастер-класс үткәрде. Шулай ук муллашлылар, олысы-кечесе, Сабантуй уеннарында бик теләп катнаштылар: ябык күз белән чүлмәк ваттылар, капчык киеп йөгерделәр, көянтә белән су ташыдылар, баганага, авыш баганага менделәр, карусельдә әйләнделәр һәм батутларда сикерделәр.

Туганнар, дуслар белән күрешүләр, яңа танышулар, күңелле ял итү, җиңүләр, бүләкләре белән истә калачак күңелле Сабантуй бәйрәме. Муллаш авылы халкы исеменнән бәйрәмне оештыручыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Тәския НӘҖМЕТДИНОВА, Төмән районы, Муллаш авылы
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836