#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Сабантуй – без бергә”

последние и лучшие новости искусства в мире

32-828 июль көнне Арткавыл авылында Тубыл районының 95 еллыгына багышланган “Сабантуй - без бергә” дип исемләнгән Авыл көнен уздырдылар.

Иртәнге сәгать алтыда бәйрәм үтәчәк мәйданны бизи башладылар, клуб янында музыка тавышы яңгырады.

12.00 сәгатьтә бәйрәм башланды, халык күп җыелды, илебезнең төрле почмакларында яшәүче иреклеләр һәр ел саен Сабантуйга ашкынып кайталар. Авылыбыз 1860нчы елда оеша, ә иске мәчетебез 1898нче елда төзелә.

Котлау сүзләре белән авыл хакимият башлыгы Сергей Зевакин, җирле үзидарә депутаты Гөлбара Юмашева чыгыш ясадылар. Наҗия апа Сиаутдинова Сабан туена фатиха биреп Коръәннән сүрәләр укыды, мөнәҗәтләр башкарды. Тәбрикләү сүзләренә “Задоринка” ансамбле дә кушылды.

Һәрвакыттагыча бәйрәм “Туган тел” фольклор-этнографик ансамбле чыгышыннан башланды. Бу ансамбльдә катнашучыларның кайберсенә 80нән артык булса да, аларның күңелләре көр, картлыкка бирешмиләр.

Сәхнәдән татар җырлары яңгырады. Ансамбльнең юбиляры Роза Мостафина, быел сәнгать һәм мәдәният колледжын тәмамлаган Илдус Галиев, Тубыл шәһәреннән килгән Гали Сәитов, Әлмөхәммәт Хәбибуллин, Рауб Кәримов җырлар башкардылар.

32-11Шулай ук тамашачылар белән “Район турында нәрсә беләбез?”, “Нәрсәне без Ватан дип атыйбыз?” исемле интеллектуаль викторина, спорт уеннары, кашыкка йомырка куеп, капчык киеп йөгерүләр үткәрделәр.

Сый тулы өстәлләрдәге бавырсакларны үзем пешердем. Сәгать 3тә торып камыр куйдым һәм иртәнге 7гә кадәр пешереп тә өлгердем. Спонсорларыбыз Равшат Сиаутдинов һәм хатыны Анна ел саен өстәлләр коруда матди ярдәм күрсәтәләр.

Үзенең таланты белән шәһәр, өлкә, бөтенроссия конкурслары лауреаты, яшь артистыбыз Альберт Кульмаметов бәйрәмгә ямь өстәде. Ул татар һәм рус телендә “Дан приказ ему на запад” җырын башкарды.

Авылыбыздагы иң кечкенә бәби – Миләүшә Бәширова һәм иң өлкән кеше Шәмшиганар апа Мөхәмәдшина да бүләксез калмадылар.32-10 Тыл һәм хезмәт ветераннары һәм барлык бәйрәмгә килүчеләр берсе дә буш кул кайтмадылар. Аяк уен конкурсында күпләр призлар алдылар.

«Ата-бабаларының эшен яшь буын дәвам итә. Авылыбызда әфган, чечен сугышларында катнашканнар да бар, төрле тармакларда эшләүчеләрнең һәркайсының диярлек өлкә, дәүләт бүләкләре бу авылда эшчән, тырыш, тату халык яшәгәнлеген дәлилли», - дип горурланып сөйләде Г.Юмашева.

Сабантуй 5 сәгать барды. Тамашачылар, килгән кунаклар бу бәйрәмне оештыручыларга, Тубыл район мәдәният үзәгенә (Р.Бизина) һәм барлык ярдәм итүчеләргә рәхмәтләр әйтеп таралыштылар.

Асия СИАУТДИНОВА, Тубыл районы, Арткавыл авылы.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).
Гали С
ӘИТОВ фотолары.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836