#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Сагышлы сөю” китабы дөнья күрде

последние и лучшие новости искусства в мире

46-2Бу көннәрдә Төмән шәһәренең “Матбугат йорты” нәшриятында 200 данә белән Гөлнара Калиеваның “Сагышлы сөйөү” дип аталган беренче китабы дөнья күрде. Зур булмаган, ягъни 56 биттән торган җыентыкка авторның 45 шигыре кергән. Шигырьләр себер татар телендә иҗат ителеп, себер татар теле шрифтында бастырылган. Китапның редакторы филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин.

Бу яңа китап турында фикерен белдереп ул: “Сөйөнцө! Себер татар телтә тагын пер йаңа китап цыкты! Китап себертатар йасма телнең кәсерге нормаларына тайанып кылынкан. Көлнара Кәлейеваныңкы шигерләре туган өйгә, туган ауылна, йакыннарына, палларына, йараткан кешесенә пагышланып йасылганнар. Шигрий йыйынтыгынта авторның эцке тонйасы, йаныу-көйөүләре, төрлө хисләре пеленәтеләр. Аның әсәрләрентә күңеленнән үткән тормошоноң ауыр цаклары, шатлыклары, масайыулары турлы йасылган. Шигерләр укыгалы тың йеңел, ник тисәң, үсебеснең кәпләшәтеген телтә йасылган. Авторны китабының цыгыуы пелән котлап, аңа исәннек-саулыклар, йаңа үнәр пейекләренә цыгыуын теләйбес. Ә себертатарца цыккан китапларның тагын пер китапка артыуына әшкәрә масайабыс!” – дип әйтә.

Әйдәгез, автор белән якыннан танышып үтик. Гөлнара Хәмит кызы 1967 елда Яркәү районы, Тархан авылында туа. Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә ала. Беренче укытучысы аның бүгенге көндә күренекле галимә, филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Алишина була. Ул анда белемгә омтылыш, тырышлык, җаваплылык тәрбияләү белән бергә туган якка, аның табигатенә, туган телгә мәхәббәт уята. 4-10 нчы сыйныфларны Иске Александровка мәктәбендә укый. Аннары ул Төмән шәһәренең кооператив техникумына укырга кереп, бухгалтер һөнәре буенча таныклык алып чыга. Бераздан үзенең белгечлеге буенча Новосибирск университетында читтән торып югары белем ала. 1988 нче елда Илдар Такыйулла улы белән тормыш корып, 2 егет – Ленар белән Дамирны үстерәләр. 13 ел Гөлнара Хәмит кызы Төмән шәһәрендә чыгып килгән “Удача” газетасында бухгалтер-кассир булып эшли. Бүгенге көндә Калиевларның 2 оныклары – Данил белән Эльмир үсәләр. Алар Гөлнара Хәмит кызы өчен тормышының бар яме, якты киләчәге. Булган буш вакытын ул бөтенләй аларга багышлый. Аның бик тә уңган хуҗабикә икәнен дә әйтеп китмичә ярамый. Кунак килгәндә генә түгел, ул һәр көн диярлек гаиләсен тәмле камыр ашлары белән сыйлый. Төрле иҗади кул эшләре белән шөгыльләнә, бакчада да эшләп өлгерә. Нәкъ эшләгән арада килә дә бит аңа илһам, шигъри юллар. Баксаң исә, Гөлнара Хәмит кызы балачактан шигырьләр язарга керешкән. “Ул шигырьләрем сакланмаган. Соңгы елларда гына җыеп бара башладым. Шигырьләремне мин себер татар телендә, ничек кәпләшәм, шулай язам. Күңелемә шулай якынрак. Улым шәһәрдә үскәч, татар телен укымаган, әмма себер татар телендә яхшы кәпләшә. Ул минем шигырьләремнең мәгьнәсен аңлап укый. Әдәби телдә язган булсам, аңа тәрҗемә итәргә туры килер иде. Минем шигырьләрем, нигездә, үзем, гаиләм, туганнарым, танышларым өчен язылган. Аларның күбесе тормышымның иң авыр, кайгылы вакытларында иҗат ителгән, чөнки без тирән кайгы кичердек, кече улыбызны мәңгегә югалттык... Кешегә сөйли алмаган кичерешләремне шигъри юлларга салып, үземдә беразга җиңеллек тоя идем.

Форсаттан файдаланып, минем шигырьләремне рәткә салып, хаталарын төзәткән Максим Сагидуллинга, матди яктан ярдәм иткән тормыш иптәшем Илдар Тәкыйулла улы белән улым Ленарга рәхмәтемне белдерәм”, - диде китап авторы.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836