#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Сайлаган һөнәренә тугры булган

последние и лучшие новости искусства в мире

40-8Мәгариф өлкәсендә намуслы хезмәт куйган Хуҗайлан авылының хөрмәтле ветераны, РФнең атказанган укытучысы Хәмидә Речебакиевага 3 октябрьдә 80 яшь тула.

Хәмидә Фәтхулла кызы Хуҗайлан авылында туып-үсә. Җиденче сыйныфны тәмамлагач, Абалак мәктәбендә урта белем ала. Аннары Тубыл педагогия институтының рус-татар бүлегендә укый.

Сайлаган һөнәре, укытучы булып эшләгән елларын искә алып Хәмидә апа: ”Хезмәт юлым Исәт районында башланса да, 1 елдан соң Хуҗайланга кайтып, мәктәптә башта тәрбияче, бераздан укытучы булып эшләдем. Миңа Якуб абый Зәнкиев җитәкчелегендә хезмәт итәргә насыйп булды. Күңелемдә онытылмаслык якты хисләр калдырган елларны сагынып искә алам. Рәшидә апа белән Якуб абый Зәнкиевлар миңа үрнәк, терәк булдылар. Мәктәптә яратып рус һәм немец телләрен укыттым. Укытучылар коллективын хөрмәт иттем, укучыларымны яраттым. Сайлаган һөнәрем таләпчән булырга өйрәтте. Эшебездә тәрбияви юнәлешкә зур игътибар бирдек. Класстан тыш чаралар, районыбыздагы башка мәктәпләр белән тәҗрибә уртаклашулар бүгенгедәй хәтеремдә. Укучылар үзләренең туган авыллары тарихы, халкы, гореф-гадәтләре белән кызыксындылар. Мәктәптә халкыбызның традицияләрен өйрәнү буенча яшь ата-аналар клубы да оештырылды. Класстан тыш чараларда “Каз өмәсе”, “Аулак өй”ләр үткәрә идек. Ул чакта интернет булмады, дәресләргә әзерләнгәндә укытучыларның төп ярдәмчесе “Мәгариф” журналы иде. Һәр дәрестә укучыларга яңалык, белем, тәрбия бирергә, эш алымнарыбызны үзгәртеп, күргәзмә әсбаплар, техник чаралар белән файдаланып, дәресне кызыклы үткәрергә тырыштык”, - дип сөйләде.

Алдына куйган максатларына ирешкән, балаларга белем бирү эшенә 42 ел гомерен багышлаган Хәмидә апа күп мәртәбә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, РФнең атказанган укытучысы исеменә лаек була.

Якты йөзле, җитез, ярдәмчел Хәмидә Фәтхулла кызы лаеклы ялда булса да, Якуб Зәнкиев исемендәге Хуҗайлан мәктәбе өчен янып, кайгыртып яши. Мәктәптә узган чараларда актив катнаша, укучылар, ветераннар белән очрашуларга килә, мәктәпкә килгән кунакларны каршы алуда ярдәм итә. Укытучы апаларына хөрмәт белдереп укучылары аңа еш шалтыраталар. Ветеран укытучы үзенең укучылары белән дә очрашып, хәлләрен белешеп яши.

Хәмидә Фәтхулла кызы күп еллар “Яңарыш” газетасы белән хезмәттәшлек итә. Аның газета битләрендә актуаль, тормыш турында гыйбрәтле мәкаләләре басылып тора. Ветеран укытучыны шатлыклы гомер бәйрәме белән “Яңарыш”лылар да котлыйлар. Киләчәктә дә исән-сау булып, рух күтәренкелегендә, бердәмлектә яшәргә язсын.

Хәмидә Фәтхулла кызы тормыш иптәше Рәшид абый белән 57 ел бергә тату гомер кичерәләр. Алар бала-оныклары, туганнарының, авылдашларының күңел җылысын, игътибар-хөрмәтен тоеп, коллегалары белән аралашып яшиләр.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836