Материалы

Сак булыгыз, мошенниклар!

последние и лучшие новости искусства в мире

Әлеге гади генә киңәшләрне хәтерегездән чыгармасагыз, игътибар үзәгендә тотсагыз иде:

- нинди генә сәбәпләр әйтсәләр дә, йортыгызга чит кешеләрне кертмәгез;

- үзләрен социаль хезмәткәрләр яки башка төр ярдәм күрсәтү оешмаларыннан дип таныштыручыларның документларын сорагыз, эшләгән урыннарына шалтыратып, алар әйткән мәгълүматны тикшерегез;

- сездә бозым бар, ярдәм итә алам диючеләргә ышанмагыз;

- чит кешегә банк картасы паролен, картаның икенче ягындагы өч санлы кодны бервакытта да әйтмәгез;

- туганың полициягэ эләккән, авариягә очраган дип, сезне куркытырдай башка төрле хәбәр җиткерүчегә ышанмагыз, иң элек туганыгызның үзенә, аның белән сөйләшә алмаган очракта, полиция бүлегенә шалтыратыгыз. Гадәттә киресен эшлиләр – туганы өчен борчылган корбан башта мошенниклар кушкан сумманы тиз генә алар әйткән адреска күчереп куя, соңыннан гына полициягә шалтырата. Акча күчергәнче полициягә шалтыратып, сорауны ачыкларга кирәк;

- авыр хәлгә юлыккан туганыгызга ярдәм итәм дип, үзен юрист, адвокат, хокук саклау органы хезмәткәре дип таныштыручыга акча бирмәгез, абонент номерларына, башка төрле исәпләргә акча күчермәгез;

- әгәр интернет аша товар сатып алырга уйлагансыз икән, банк картагыз белән бәйләнеше булмаган телефон номерыгызны әйтегез;

- билгесез абоненттан нинди дә булса интернет-ресурска күчү турында хәбәр килгәндә, теләсә нинди сылтама (ссылка) буенча күчмәгез – телефоныгызга вируслы программа керергә мөмкин. Телефон номерыгызга бәйле банк картагыздан барлык акчаларыгызны салдырырлар;

- банк картагыз төзексез хәлгә килгән – “заблокирована” дигән хәбәр алуга, картаның икенче ягында күрсәтелгән «кайнар линия» телефонына шалтыратыгыз. Кирәк булганда паспортыгыз белән банк офисына мөрәжәгать итегез.

Матбугат хезмәте

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума