Март 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Милләттәшләребез арасындагы батыр, кыю, фигуралы шуу буенча олимпиада чемпионы Алинә Заһитова өчен борчылып, җиңүенә куанып йөргән көннәрдә илнең төрле төбәкләреннән 8 яшьтән 85 яшькә кадәрле 250ләгән “морж” Башкортостан Республикасына кышкы йөзү буенча Уфаның ачык турнирына җыелдылар. Анда Төмән өлкәсенең җыелма командасы да катнашты. Алар арасында “Төмән вакыты” телеканалы журналисты: «Объективный разговор» әңгәмәләрен, “Задело” мәгълүмати-аналитик программасын, "Спорт на здоровье" сәхифәсен, яңалыклар тапшыруларын алып баручы Айгөл Рәхмәтуллина да бар иде. Айгөл шәхси беренчелектә ике бакыр (бронза), өлкәбез җыелма командасы белән тагын бер шундый ук медаль алуга иреште.
“Безне яхшы каршы алдылар, ярышлар әйбәт оештырылган. Башкортлар үзләренең кунакчыллыкларын күрсәттеләр. Солдатское күле чиста иде, йөзү юлларын аеручы баулар да уңайлы итеп сузылган. Кайчандыр монда әбием балалар тимер юлында эшләгән булуы белән дә истәлекле урын иде ул”, - дип сөйләде 2012 елда беренче чыныгу алган Айгөл. Салкын суда йөзүчеләр төрле стильдә һәм төрле ераклыкта көч сынаштылар.
Чыныгу турында уйлаучыларга киңәшләрен дә бирде: “Җылыта, кояш күренә башлаганда суга керәсе җиңелрәк. Иң әһәмиятлесе – кызыксыну өчен генә түгел, ә сәламәтлегегезне кайгыртып, табиб белән сөйләшеп башлагыз бу шөгыльне. Һәм даими алып барыгыз”.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.