#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Самоварлар ярышы”н уздырдылар

последние и лучшие новости искусства в мире

21-5Җиңү көненә багышланган митингтан соң, Ялутор районы, Рауды һәм Кулик авыллары халкы, гадәттәгечә, кыр кухнясында солдат боткасы һәм хуш-исле үлән чәе белән сыйланалар. Быел да пешекче Флора Сичбакова мичен ягып, кунакларны каршыларга әзер иде. Солдат боткасын авыз итүчеләр өчен күтәренке кәеф, бәйрәмгә өстәмә ямь кертеп Аслана күчмә мәдәният комплексы (җитәкчесе Ильяс Бакиев) хезмәткәрләре “Самоварлар ярышы”н оештырдылар. Әлеге “тәмле” бәйгедә 9 гаилә – Сичбаковлар, Басыйровлар, Алиевлар, Кәримовлар, Магжановлар, Зиһаншиннар, Кормановлар,Сөлкәрнәевлар, Шәрәфетдиновлар катнашты.

Һәркемнең самовар өстендә чәй ясый торган чәйнек урынына төрле ризыклар тутырылган поднос тора. Бәйге барышында һәр гаилә әзерләгән аш-суларын кунакларга тәкъдим иткән арада, Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары турында да сөйләп өлгерделәр. Чыгышларны махсус сайланган жюри әгъзалары бәяләделәр. Иң купшы, иң кунакчыл, иң шау-шулы самоварлы гаилә дип Кулик авылыннан килгән Мәүлидә белән Нәркиз Шәрәфетдиновлар билгеләнделәр. Җиңүчеләр исемлеге игълан ителгәннән соң, өстәлләр янында боткалы казанчыкларга озын чират барлыкка килде. Әлеге уникаль фестивальне күчмә мәдәният комплексының алыштыргысыз җырчылары Илфар Мирхәлилов, Юлдаш Кәбиров матур җырлары белән бизәделәр. Шулай ук тамашачылар белән Рауды авылы хакимиятенең спорт буенча методисты Наилә Зиһаншина күңелле уеннар, спорт ярышлары оештырды. Бу көнне халык аралашып-күрешеп, рәхәтләнеп ял итеп, рухи байлык тупладылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836