Материалы

Сания апа маҗарасы

последние и лучшие новости искусства в мире

Сания апа “торадан” тутырылган сумка белән ах-ух итеп, өенә чак кайтып егылды. Кулбашлары, тезләре, терсәкләре сулык-сулык итеп сызладылар. Иртән шул сызлаудан чыдый алмыйчан табибка киткән иде. Хәзер бераз хәл алгач, чәйнек кабызып сумкасындагы әйберләрен барлап карап чыкты. Кыйммәт бәягә алынган дарулар тәмлерәк ризыкка дигән акчаларны йотып киттеләр. Сумкасыннан яңа гына аптекадан алган дөя йоныннан ясалган “тубыкчаларны” (подколенник) алып киям дигәндә генә, ишектән күрше карчык килеп керде. Сания “тубыкчаларны” тиз генә диванның кырыена сыйсыбрак куйды, урыныннан торып әбине каршы алды. “Я күрше, “тора” нихәл, урынындамы? Минем инде анда бер ел барганым юк”, - диде Фәтхия карчык. “Кирәге бармы ул “тораның”, акчаны гына бетерә, менә бар пенсиямне дә, бераз җыелган иде, талап калдылар”, - дип Сания күршесен өстәл янына чәй эчәргә чакырды.

Сөйләшә-сөйләшә тәмләп чәй эчтеләр, аннары әбине озатты, бераз ятып ял итте. Кинәт исенә “тубыкча” төште. “Кая, киим әле”, - дисә, әйбер юк. Бер эзләде, ике эзләде, ә әйбер юк. Шулай эзләнеп йөргәнендә икенче күршесе кереп, “Син нәрсә, төсең киткән, совсим авырып киттеңме әллә”, - диюенә, аптырап: “Авыруга авырымыйм да бит, җүләр була башладым шикелле. Хәзер генә алып кайткан әйберне таба алмый торам, әллә алмадым да мәллә? Чәй эчереп, күрше карчыкны озатып, кайда нәрсә салганымны исләмим”, – диде Сания апа. “ Әй, сразу әйтмисең Фәтхия карчык кергән иде дип, мин дә йомгак югалтып таз булдым. Сүз табып аңа керсәм, йомгагым ярты оек булганын күреп кенә тынычландым”, - дип сөйләде икенче күрше. Ничек тубыкчаны кире кайтарырга, дип ике апа уйга калып озак утырдылар. “Сания, тубыгың нык авыртамы? “Юк, дарулар яктым, әле тына төште”. Алайса син берәй ергә баргалы чык, ә мин йомыш табып Фәтхия карчыкка керәем, без аны кызык итәек”.

Сәгате-минуты җиткәч, Сания апа киенеп-ясанып, кулындагы сумкасын болгый-болгый, яшь кызлар шикелле кибет якка китте. Кыек күзе белән генә тәрәзәгә карап, аннан ике кешенең аңа карап калуларына көлеп куйды. Өйгә кайтып чишенүенә, Галия күршесе йөгереп керде. “Мәйтәм, торада бер карчыкка кереп, дога укытып, тубыкча итеп киеп тә кайткан. Аны чишеп, диван кырыена куйган икән, шайтан эш бетте диеп, тубыкчаларны алып киеп тә куйган. Син күрсәң иде, мескеннең ике кулы тубыгына ябышты, күзләре акаеп чыкты. Йөрәге тота дип торам. Су эчереп тынычландырдым, - дип сөйләп утырганда капка шыгырдап, як-ягына карана-карана Фәтхия карчык кереп килүен күрделәр. Сания әбине каршы алды. “Авырыйсыңмы әллә, төсең беткән?” “Юк-юк, Аллам сакласын, ник авырыйм ди. Тозың юкмы дип кереп киләм”. “Йөгерә –йөгерә магазинга бардың”. “Ә-ә бардым, өйдә яңа пачка тозым да бар”, - дигән булып өенә чыгып китте. Ул чыгу белән Факия карчык куенына тыгылган әйберне диван кырына салып, кулы белән сыпырып үз-үзенә канәгать булып утырып куйды. Тоз кабын алып чәй дә эчеп тормыйчан бабайга пешеренү кирәк дип, чыгу ягын карады. Диван кырыена салып куйган тубыкчага карап, рәхәтләнеп көлделәр күршеләр. Сания тизрәк киеп тә куйды.

Бер–ике көннән Сания рус карчыгыннан барып им тапкан. ”Хәзер йөрү урынына бии икән”, - дигән сүзне рәхәтләнеп тыңлады.

Клара КУЧКОВСКАЯ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума