15 нче июнь көнне барлык мәктәпләрдә 9 һәм 11 нче сыйныф укучыларына тантаналы рәвештә аттестатлар тапшыру булып узды.
Тантанада чыгарылыш сыйныф укучылары, укытучылар, ата-аналар катнашты. Аттестатлар белән бергә күп кенә чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның әти-әниләренә мәктәп тормышында актив катнашканнары өчен грамоталар һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Чыгарылыш сыйныф укучыларыннан һәм аларның әти-әниләреннән ягымлы, зирәк һәм шул ук вакытта игътибарлы укытучылар адресына җылы сүзләр яңгырады. Балалар һәрвакыт янәшәләрендә булган әти-әниләренә рәхмәтләрен белдерделәр.
Эх, вакытның ничек тиз үтеп киткәне сизелми дә калды! Бу көн һәр чыгарылыш сыйныф укучысы, әти-әниләр өчен дә мәңгегә истә калачак!
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, сезнең барлык теләкләрегез, планнарыгыз һәм хыялларыгыз чынга ашсын! Хәерле юл!
Ләйлә МАДЬЯРОВА.