#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сазъяк авылында семинар

последние и лучшие новости искусства в мире

12-5Вагай районы, Аусак авылының урта белем бирү мәктәбендә “Укучыларны тәрбияләүдә дини-әхлак проблемалары” темасына семинар үтте. “Безнең максат: сазъяк авылларына юллар өзелгәнче, анда барып, халык һәм мәктәпләр белән очрашып кайту иде”, - диде Төмәннән махсус баручы дин әһеле, массакүләм мәгълүмат чаралары буенча өлкә мөфтие киңәшчесе Динар хәзрәт Нәфыйков. Аусак, Агытбаш, Биек мәктәпләреннән укытучылар коллективлары һәм Вагай районының Казанлы, Тугыз авылларыннан, шулай ук семинарны оештыручыларны хуплап район үзәгеннән делегатлар килгәннәр. Районның мәгариф башлыгы Петр Гонцул оештыручыларга рәхмәтен белдерде һәм дини-әхлак тәрбиясенең замана балаларына бик кирәкле булуын билгеләп үтте.

Семинар оештыручылар һәм кунакларның чыгышлары белән башланып китте. Динар хәзрәт сәламләп, уңышлар һәм хәерле эшләр теләде.

Аусак авылы мәчетенең имам-хатыйбы Таһир хәзрәт Корманов укытучыларга һәм мәктәп укучыларына туган телне саклап калуның, аны үстерүнең мөһимлеген искәртеп узды. Уку классларында укытучылар ачык дәресләр алып бардылар. Мәсәлән, “Исемең матур, кемнәр куйган?” темасына рус теле һәм татар теле укытучысы Рәзилә Мезралеева, ә патриотлык юнәлешендә “Сөекле туган ягым” темасына класстан тыш дәресне башлангыч сыйныфлар укытучысы Вәсимә Арипова алып барды.

Семинар кысасында өч мастер-класс оештырылган. Туган тел укытучысы Венера Ибукова татар теле кагыйдәләрен аңлатты. Шулай ук Аусак мәктәбенең технология укытучысы Любовь Бәширова “Әбиләрдән калган мирас” темасына мастер-класс уздырды. Бигрәк тә Төмән кунагы Рафаэль Гадеевның курайда, сыбызгыда уйнап күрсәтүе, халык иҗаты жанрлары: бәет, мөнәҗәтләр, дастаннар турында сөйләве һәркемгә ошады.

Семинарда катнашучылар мәктәп музеена экскурсия ясадылар. Тарих фәне укытучысы Рушана Азисова авыл халкыннан төрле экспонатлар җыеп музейга урнаштыра бара һәм музей белән үзе җитәкчелек итә. Музейда авылның бөтен тарихы җыелган диярлек. Анда элекке эш кораллары, көнкүреш кирәк-яраклары, авыл турында язылган газета, журналлар бар. Бер залда балыкчылык белән бәйле кораллар куелган.

12-2Дәресләрдән соң, кунакларны сыйлагач, концерт программасына чакырдылар. Концертны Аусак авылы мәктәп укытучылары һәм укучылары әзерләгәннәр. Алар җыр-биюләрен, уен коралларында уйнап, осталыкларын күрсәттеләр.

Семинардан соң, шул ук тема буенча түгәрәк өстәл янына җыелышып Динар хәзрәтнең докладын тыңладылар. Ул дин әһеле буларак, өлкә диния нәзарәтенең яшьләрне рухи-әхлакый тәрбияләү юнәлешендәге, Төмән дәүләт университетының патриотик тәрбия үзәге эшчәнлеге турында сөйләде. Тыңлаучылар чыгышның ислам нигезләренә кагылышлы өлеше белән бигрәк тә кызыксындылар.

Аусак авылының мәктәп директоры кунакларга зур рәхмәтләрен белдерде. Киләчәктә шундый семинарларда очрашып, киләчәк буынны дин ягыннан һәм туган тел буенча бергәләшеп эшләргә карар кылдылар.

Төмән өлкә мөселман дини идарәсенең матбугат хезмәте.
(Наилә С
АФИУЛЛИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836