Материалы

Сазъяк халкына фидакарь хезмәт

последние и лучшие новости искусства в мире

32-9Ерак сазлар артында урнашкан авылларда һәлакәткә эләккән кешеләргә, кинәт авыручыларга беренче (кан басымын үлчи, сулышын, пульсын тикшерә) медицина ярдәме күрсәтә, бала таптыра, авыр очракларда вертолет чакырта, вакытында прививкалар куя, сәламәт тормыш алып баруны пропагандалый һәм башка бетмәс-төкәнмәс эшләрне башкара. Сүзебез 37 ел гомерен зур җаваплылык, ихтыяр көче, миһербанлык таләп иткән фельдшер-акушер хезмәтенә биргән, бүгенге көндә Төмәндә яшәүче милләттәшебез Хәлилә Ибраһимова турында.

Яңавылда урнашкан йортларының ишек алдында матур, нәфис гөлләр чәчәк аткан. Бакчада бәрәңге, кәбестә һәм башка яшелчәләр өлгереп килә. Песиләре дә баскыч төбендә кояшта кызына. Безне Хәлилә Хәннән кызы ачык йөз белән каршы алды.

- Төмәндә күптәннән яшисезме, шәһәр тормышына ияләштегезме? – дип сорадык сабырлыгы, тыйнаклыгы, зыялылыгы күренеп торган Хәлилә ападан.

– Тормыш иптәшем Кәбир Насыйбулла улы вафат булганнан соң, 1998 елны Тубыл районы, Күкрәнде авылыннан Төмәнгә - балалар янына күченеп килдем. Үзем яшим, кызым белән улым, оныклар көн саен килеп хәлемне беләләр. Монда татарлар күп, концертларга керәбез, бәйрәмнәргә барабыз, дус яшибез, туганнар да шактый, - диде ул.

Без Хәлилә Хәннән кызыннан хезмәте, тормышы турында сорадык.

- 1939 елны август аенда Вагай районы, Кече Кундан авылында туганмын. Әнием - Нәфисә Кадыйр кызы әтием Хәннән Ишмөхәммәт улы белән 7 бала үстергәннәр. Сугыштан соң еллар авыр димәгәннәр, барыбызны да укытканнар. Бертуганнарым – Ишмөхәммәт, Әнвәр, Фәрит Гайсиннар үз гомерләрендә төрле мәктәпләрдә директор вазифасын үтәделәр.

Мин 1958 елны Тубыл медицина училищесын тәмамлаганнан соң, хезмәтемне Кондинск фельдшер-акушер пунктын җитәкләүдән башладым. 1959 елны Тубыл районы, ул заманда Байкалово районы, Күкрәндегә фельдшер итеп билгеләделәр. 15 чакрым ераклыкта урнашкан Ләчек авылы халкына да хезмәт күрсәттем. Бу авыллар сазлар артында урнашкан, чама буенча декабрьдән марткача “кышкы юл” ясала, калган вакытта юл юк. Элек самолетлар очмаганда, моторлы көймәләр йөзмәгәндә сазлар аша “Олы җиргә” агач көймәдә кул белән ишеп, җәяү җитешергә туры килде. Миңа тәүлекнең теләсә кайсы вакытында берничә тапкыр “вызов” ясыйлар. Тормыш иптәшем Кәбиргә зур рәхмәт, үзе мәктәптә укучыларга белем бирә, өйдә балаларны тәрбияләшә, малларны карый, аңа барчасын ышанып калдыра идем. Миңа хәтле эшләгән Сәйдә апа Ибраһимова пенсиягә чыгып китте, үзем калдым. Санитарка Хәдичә Айтбакова яхшы булышчым булды. Бөтен җирне чистартып юа, бинада һәрвакыт җылы. Мин киңәшмәгә, конференцияләргә китсәм, кешеләргә даруын да бирә, беренче медицина ярдәмен дә күрсәтә. Нинди авырудан кайсы даруны эчәргә кирәклеген белә иде. Тубылга яисә Байкаловога аларны алырга күлләр аша көймәдә бергә бара идек.

Авыр очракларда авыруга диагнозны дөрес, төгәл, нигезле куярга кирәк, авыру да газапланмасын. Вертолетны тиккә чакыртырга ярамый. Сабыйны өйдә таптыра идем, катлаулы очракларда шулай ук Тубылга яисә Байкаловога озатасың. Аэропорт начальнигы Камал абый Ниязов нык җаваплы кеше иде, авыруны озатмаганчы тынычлана алмый. Укытучылар һәрчак ярдәмгә килде. Боларның барчасына зур рәхмәт. Бездә халык бер-беренә нык булышучан, кырыс табигать шартларында башкача яшәп булмый.

Медпунктта шприцларны кайната идек. Армиягә китәчәк егетләрне карау, буйга узган хатын-кызларны күзәтү һәм башкасы. СССР заманында профилактика көчле булган. Дөньяга килергә ярдәм иткән һәр бала исемдә, алар инде үзләре әби-бабай булдылар. Эшемне нык яраттым, 1995 елда лаеклы ялга чыктым. “Яңарыш” газетасын беренче көненнән үк яздырам, яратып укыйм, - дип сөйләде Хәлилә Ибраһимова.

Төмән өлкәсе сәламәтлекне саклауга зур өлеш кертүе һәм 80 яшьлек юбилее уңаеннан Хәлилә Хәннән кызы Төмән өлкәсе сәламәтлекне саклау департаментыннан Рәхмәт хаты, өлкә сугыш һәм хезмәт ветераннар советы, кораллы көчләр һәм хокук саклау органнарыннан Мактау грамотасы, Тубыл районы шифаханәсеннән Рәхмәт хатлары, грамоталары белән бүләкләнгән. Якташлары арасында зур абруй казанган Хәлилә апага сәламәтлек, бәхет телисе генә кала.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума