Материалы

Себер гүзәллегенә дан җырлаучы шагыйрә

последние и лучшие новости искусства в мире

Себерне данлаучы җирле шагыйрәбез Галия апа Абайдуллинаның чираттагы “Сораулар борчыйлар” исемле яңа китабы, ниһаять, өстәлемдә. Бер утырганда, бер тында гына укып чыктым. Зирәк акыллы иҗат кешесен соңгы елларда илдә барган ямьсез үзгәрешләр борчый. Сораулар күп, җаваплар юк, нечкә шагыйрә күңеле сыкрый. Яшен тизлеге белән яза башлады, чөнки елдан-ел өлкәнәя бара. Быел апа 2 январьда үзенең олы гомер бәйрәмен – 80 яшен билгеләргә җыена. Барыбызның да бер теләк – Аллам исәнлек-саулык биреп, очраштырсын иде безне шушы гаилә бәйрәмендә.

Иҗат тематикасы Лаемтамак күлләредәй, сазлыкларыдай киң һәм тирән. Бүгенге язмамда 2 темасына кагылам: шигърият, шагыйрь кем ул, нәрсә ул шигырь һәм авыл язмышы.

Иҗат кешеләре - язучылар, шагыйрьләр үз халкына дөрес юл күрсәтүчеләр, шушы дөрес юлны аңлатучылар. Милләт анасы буларак, апа нинди авыр йөк тартып баруын аңлый. Аның нәфис шагыйрә йөрәген кайчак канәгатьлек, кайчак икеләнү-шикләнү тойгылары биләп ала, ә кайчак үкенечләр телгәли йөрәген.

Без аның шигырьләрен яратып укучылар, апа фикерләре белән килешәбез. Сихри көчкә ия булган шигырьләре безне я елата, я көлдерә, я фәлсәфи уйларга этәрә. Минемчә, апа шагыйрә ролен тулысынча үти.

Язмаларын укый-укый, апа өчен шигърият яраткан шөгыль, яшәү чыганагы булуына без инанабыз, ышанабыз.

Г.Абайдуллина күптән инде шәһәр кешесе. Шулай да аның тынгысыз күңеле әле дә авылда. Кайчандыр шаулап-гөрләп яшәгән авылларның ятимләнеп, эшсез калулары, картаюлары, үлүләре шагыйрә күңелен пошындыра, көендерә, яндыра. Ул тормышта да, шигырьләрендә дә кечкенә ватанының чын патриоты булып кала белде. Туган авылы исеме Төмән өлкәсе картасыннан күптән уелган. Авыл темасына байтак шигырьләре багышланган: “Авыл кешесе”, “Саз ягына мин еш килеп чыгам “, “И, авылым”, “Авылымны сагынам” һ.б.

Һәрвакыт гади һәм ачык, ихлас һәм җайлы, тапкыр һәм шаян Галия апа укучылары өчен бик якын, үз кеше. Себер җиренең гүзәллеген, гади халык язмышын, характерын, яшәешен гади сүзләр белән киң катлам укучыларына җиткерә. Шигырьләре халыкчан һәм тәэсирле. Һәркайсыбыз үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә. Шагыйрәбез Зиләне - милләт анасы, милләт генофонды дип атыйсым килә. Аның шигырьләре – үзе бер дөнья. Күркәм юбилеегыз белән, апа! Алга өмет белән яшәгез, 80 артында әле күп көннәр, еллар, иҗат илһамы сезне ташламасын.

Хәмидә РЕЧЕБАКИЕВА, Тубыл районы, Хуҗайлан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума