Материалы

Себер татар музейлары өлкәдә этнотуризм үсешенә ярдәм итәчәк

последние и лучшие новости искусства в мире

43-113 октябрь көнне Төмән шәһәренең “Евразия” бизнес-отеленең конференцияләр залында “Төмән өлкәсендә себер татарлары тарихы һәм этнографиясе музее проектының концепциясе буенча фикер алышу” темасына түгәрәк өстәл булып узды. Әлеге чара “Чимги-Тура” Искер музей-агарту үзәге һәм Себер татарлары тарихы һәм этнографиясе музее проектларын тормышка ашыру буенча эксперт һәм җәмәгатьчелек фикерен алу максатыннан үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы һәм өлкәнең абруйлы галимнәре, музей хезмәткәрләре, җәмәгать эшлеклеләре, эшмәкәрләр, дин әһелләре катнаштылар.

Түгәрәк өстәлне тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских җитәкләде. Ул, проект җитәкчесе буларак, фәнни консультант – тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков һәм хезмәттәшләре - тарих фәннәре кандидатлары Александр Адамов, Гөлүсә Зиннәтуллина тырышлыгы белән булдырылган “Чимги-Тура”, “Искер” мәгьрифәтчелек музей үзәкләрен һәм Төмән өлкәсендә себер татарларының этнографик-тарихи музеен булдыру” проектының эчтәлеге белән таныштырды. Әлеге проектта Төмән шәһәрендә “Чимги-Тура” үзәген Береговая урамы, 19 йортта, ә Тубылда Пушкин урамындагы 33 нче йортта, элекке сәүдәгәрләр Ченбаев-Тушаковлар утары булган бинада булдыру каралган. Музейдагы экспозицияләр эчтәлеге 3 төркемгә бүленәчәк. Алар: себер татарларының этник тарихы, төп кәсепләре һәм көнкүрешләре һәм XX-XXI гасырларда себер татарлары. Шулай ук галимә бу музейларның Себердә этнотуризм үсешенә ярдәм итәчәген билгеләп үтте. Дамир Исхаков: “Белгәнебезчә, Төмәндә музей булдыру турындагы килешүгә Төмән өлкәсе губернаторы һәм Татарстан Республикасы президенты кул куйдылар. Ә инде әлеге музей проекты Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча эшләнә. Хәзер без бөтендөнья татар конгрессының Төмәндәге вәкиллеге рәисе Ринат Насыйров һәм җирле галимнәр белән берлектә эшлибез. Татарстан да матди яктан ярдәм итәр дигән өмет бар”, - дип сөйләде. Ринат Насыйров кунакларны сәламләгәннән соң: “Музей – ул милләтнең мәдәнияте күрсәткече. Башта Төмәндә генә музей булдыру турында сүз алып барган булсак, тубыллылар да үзләрендә музей булырга тиешлеген теләделәр. Әлбәттә, ике җирдә музей булуы, экспонатлар җитмәү проблемасын китереп чыгарырга мөмкин. Әмма Тубыл шәһәр музеенда себер татарларының моңа хәтле халыкка тәкъдим ителмәгән экспонатлар бик күп.43-6 Бүгенге көндә авылларда уңышлы гына эшләп торучы музейларыбыз бар. Әмма аларда бары көнкүрештә кулланыла торган әйберләр генә күрсәтелә. Ә безгә авылларның тарихын, халыкның, динебезнең килеп чыгышын, тарихи үсешен дә күрсәтергә кирәк. Аның өчен галимнәребез төптән өйрәнергә тиешләр. Аннары аларның фәнни ачышларын халыкка җиткерер өчен безгә тагын фәнни-тикшеренү үзәге булдыру зарур. Кемгә дә сер түгел шул, Себернең урта гасыр тарихы һәм аның территориясендә төрки һәйкәлләр күптән фәнни дөньяда зур кызыксыну уята”, - дип ассызыклады. Аның тәкъдимнәрен галимнәр хуплап, үз фикерләрен әйттеләр.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Рәсемнәрдә: түгәрәк өстәлдә катнашучылар.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума