Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Себер татар теле һәм мәдәнияте көнендә

последние и лучшие новости искусства в мире

48-1024 ноябрь көнне өлкәнең төрле почмакларыннан милләтебез язмышына битараф булмаган күренекле галим-галимәләр, мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре, җәмәгать эшлеклеләре себер татар теле һәм мәдәнияте көнен билгеләп үтү максаты белән Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгенә җыелдылар. Әлеге чара Төмән шәһәр себер татарлары автономиясе җитәкчелегендә милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә себер татар һәм өлкә татар милли-мәдәни автономияләре, өлкә татар Конгрессы, Төмән шәһәр татар мәдәният үзәге ярдәме белән оештырылды. Чара кунакларны үзәкнең икенче катында Төмән районы, Ямбай авыл музее мөдире Венера Латыйпова әзерләгән “Себер татарларының көнкүреше һәм мәдәнияте тарихы” дигән күргәзмә белән таныштырудан башланып китте.

Концертлар залына кереп урнашкач, Булат Сөләйманов сүзләренә иҗат ителгән “Себер Гимны” яңгырады, аны халык аягүрә басып тыңлады. Җырчы, фольклорчы Луиза Сөрмәтова моңлы тавышы белән башкарган “Пурехан дастаны” тамашачы күңеленең иң нечкә кылларын тибрәндерде. Бәйрәм белән котлап Төмән шәһәр себер татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Динар Абукин иң изге теләкләрен юллады. Милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының баш белгече Сергей Ефимчик автономиянең иң актив әгъзалары – Марат Корманов белән Рузил Бикәняевка Рәхмәт хатлары тапшырды. Тәбрикләү сүзләре һәм туган телебез, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез, тарихыбызны саклау, аны киләчәк буынга җиткерүнең мөһимлеген барлап Төмән районы, 48-12Акъяр авылы мәчете имамы Әмир хәзрәт Балдин, филология фәннәре докторы, профессор Хәнисә Алишина чыгыш ясадылар. Хәнисә Чәүдәт кызы: “Мин һәрвакыт өч теллелекне яклыйм – әдәби татар, себер татар һәм рус теле. Без аларның өчесен дә яхшы белергә тиешбез. Ә себер татар телен саклау, үстерү - төп максатыбыз”, - диде.

Чараның икенче өлеше җирле шагыйрә Клара Кучковскаяның себер татар телендә чыккан “Сагыну” китабын тәкъдим итү – “Сепер татар “Шәңкә” туры эфир дип аталып, әңгәмә формасында алып барылды. Китап авторын каләмдәшләре Сәгыйть Сагитов, Хәлил Вагайлы, филология фәннәре кандидатлары Максим Сагидуллин, Луиза Сөрмәтова, актив җәмәгать эшлеклеләре Әнәс Гаитов, Рифхәт Насыйбуллин котлап, аның иҗатына бәя бирделәр, уңышлар теләделәр. 5 нче китабы дөнья күргән шагыйрә, форсаттан файдаланып, җыентык редакторы Максим Сагидуллин һәм ярдәмчесе Светлана Кудряшовага олы рәхмәтен белдерде. Һәм үзенең “Чуар тавык” дигән әсәрен сәхнәләштереп, тамашачыларга тәкъдим итте. Яшь, актив егет Рамил Азанов себер татарларының тарихын, телен, мәдәниятен белсеннәр, өйрәнсеннәр дигән максат белән, Төмән ханлыгының башкаласы Чимги-Тура юллары буйлап квест уены оештырырга әзерләнүен сөйләп китте. Аннары кунакларны үзәкнең беренче катына чакырып, «Себер татарларының милли ризыклары» дигән күргәзмә белән таныштырып, тәмле чәй белән сыйладылар.

48-13Бәйрәмнең “Уцак янынта” дип аталган бүлегендә өлкәдә генә түгел, чит регионнарда танылган - “Сандугач” (җитәкчесе З.Кожевникова, Ялутор шәһәре), “Саз” (Е.Әхмәтҗанова, Түбән Тәүде районы, Тарман авылы), “Пышны” (Җ.Касыймов, Төмән районы, Муллаш авылы), “Умай” һәм “Әмәл” (Ә.Миннебаев, Төмән шәһәр мәдәният үзәге) фольклор ансамбльләре себер татар халык җырларын, төйдереп биюләрен башкарып, тамашачылар белән төрле уеннар оештырдылар. Бәйрәм бик күңелле узды. Чарага нәтиҗә ясап Динар Абукин бәйрәмне оештыруда теләктәшлек күрсәтеп, ярдәм итүчеләрнең һәрберсенә зур рәхмәтен белдерде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836