#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Себер татар теле көненә багышланган чара

последние и лучшие новости искусства в мире

49-327 ноябрь көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә, инде традицион булган, тугызынчы тапкыр себер татар теле көненә багышланган «Себер татарларының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү» темасына чара түгәрәк өстәл формасында узды.

Чарада чакырылган кунаклар арасында милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Владислав Чернов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина, тарихчылар, мәдәниятчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, матбугат вәкилләре катнаштылар.

Бәйрәм Төмән өлкәсе хөкүмәте, Төмән шәһәре администрациясе, Думасы ярдәме белән оештырылды. Гадәттәгечә, чараның алып баручысы үзәкнең әйдәп баручы белгече Зөлфинә Минибаева булды.

Себер татарлары милли-мәдәни автономиясенең мәдәният һәм һөнәрчелек эше комиссиясе (рәисе - Диана Шамратова) тырышлыгы белән декоратив-гамәли иҗат күргәзмәсе оештырылган иде.

Сәламләү сүзе белән Владислав Леонидович чыгыш ясады. Төмән өлкәсендә татар мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен Төмән өлкәсе милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты исеменнән Төмән шәһәре себер татарлары милли - мәдәни автономиясе советы әгъзасы Хәбибә Шагбановага, һөнәрчелек эше һәм осталык комиссиясе әгъзасы Алсу Мамкинага Рәхмәт хатлары тапшырды.

Чара программасы буенча кереш сүз Төмән өлкәсе иҗтимагый палатасы, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләү комиссиясе әгъзасы Динар Абукинга бирелде. Ул Төмән шәһәре Думасының Рәхмәт хатлары белән Төмән шәһәре иҗтимагый тормышында актив катнашканнары өчен себер татарлары милли-мәдәни автономиясе советы әгъзаларын - Нурия Вәлитованы, Юлия Сабированы; Төмән шәһәре себер татарлары милли-мәдәни автономиясе Рәхмәт хаты белән себер телен һәм мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә керткән өлеше өчен «Тюменская правда» газетасы күзәтүчесе Валерий Кәримовны бүләкләде.

Конференциядә катнашучылар туган телне, тарихи-мәдәни мирас һәйкәлләрен, себер татар халкының гореф-гадәтләрен һәм динен саклау һәм үстерү мәсьәләләрен күтәрделәр.

Докладларны тыңлау Төмән өлкәсе мөселманнарының Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Әмир хәзрәт Балдинның рухи вәгазеннән башланды.

Программа буенча «Милли- мәдәни мирасны үстерү стратегиясе, шулай ук себер татарларының социаль–икътисади мәсьәләләре» дигән темага Динар Марсель улы, «Мирас» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча 10нан артык проект авторы һәм оештыручысы Луиза Шәмсетдинова, «Себер татарлары Бөтендөнья пәрәвезендә» темасына Марат Корманов (Төмән шәһәре себер татарлары милли-мәдәни автономиясе башкарма директоры), «Татар дөньясының милли-мәдәни мирасын саклау» дигән темага доклад белән Илгиз Шәрипов (Төмән шәһәре татар милли–мәдәни автономиясе рәисе), «Себер татарлары милли - мәдәни мирасын саклап калу һәм үстерү өчен үзара хезмәттәшлек» темасына себер татарларының милли – мәдәни мирасын саклау һәм үстерү буенча Роза Яхина (өлкә себер татар автономиясенең аксакаллар советы рәисе), «Татарлар тарихы» исемле доклад белән Булат Ташбулатов (Төмән шәһәре себер татарларының милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы) чыгыш ясадылар.

Барлык докладларны тыңлаганнан соң резолюция кабул ителде. Анда «Себер татарлары теле көне»нең 10 еллык юбилее уңаеннан (2022 ел) киңәйтелгән программа әзерләү, 49-4себер татарларының милли-мәдәни мирасын үстерүгә ярдәм итү мәсьәләләре буенча өлкә үзәге булдыру, Россия законнары нормалары һәм кагыйдәләре үтәлешен карау; музей экспонатларын, артефактларны саклау һәм киңәйтү, шулай ук дәүләтнеке булмаган музей фондларына ярдәм күрсәтү, Словцов исемендәге Төмән өлкә туган якны өйрәнү музее белән хезмәттәшлек итү; себер татарлары съездын үткәрү мөмкинлеген карау кебек пунктлар бар иде.

Владислав Чернов чарага йомгак ясады.

Себер татар теле көне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәге артистлары һәм иҗат коллективлары катнашында, шәһәр, өлкә һәм төбәкара конкурсларда җиңүчеләр чыгышы белән тәмамланды.

Ләйлә МАДЬЯРОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836