«Себер татарлары» библиографик күрсәткечнең өстәмә чыгарылышы дөнья күрде

последние и лучшие новости искусства в мире

39-916 сентябрьдә Төмән шәһәренең өлкә фәнни китапханәсендә 2 томда тәкъдим ителгән «Себер татарлары» библиографик күрсәткечнең (II өстәмә чыгарылыш 2014-2021 еллар) презентациясе узды. Басма милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты һәм өлкә Думасы депутаты Наталья Шевчик ярдәме белән дөнья күрде.

Библиографик күрсәткечтә авторлар коллективы - Асия Сәйфуллина, Гөлнур Әхмәтова, Гөлшат Галәмова, Рифхәт Насыйбуллин Себердә яшәүче татарларга кагылышлы барлык материалларны җыйганнар.

Әлеге күрсәткечтә китаплар, диссертацияләрнең авторефератлары, фәнни конференцияләр материаллары, җыентыклардан, хезмәтләрдән, журналлардан мәкаләләр тупланган, шулай ук җирле һәм дистанцион керү электрон ресурслары сайлап алынган. Ул фәнни хезмәткәрләр һәм белгечләр, укытучылар, аспирантлар, югары уку йортлары студентлары, туган якны өйрәнүчеләр өчен, шулай ук себер татарлары тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучылар өчен билгеләнгән. Бу күрсәткеч себер татарларының тарихы, археологиясе һәм этнографиясе, сәнгате һәм фольклоры, тел белеме, дине, әхлагы һәм көнкүреше буенча мәгълүмат эзләүче барлык укучыларга ярдәмче булачак. Басма фәнни хезмәткәрләргә һәм студентларга гына түгел, татар мәдәниятенә һәм аларның бөек мирасына битараф булмаган һәркемгә дә файдалы.

Китап 2014 елда чыккан «Себер татарлары: библиографик күрсәткеч: (XVIII в. – 2013 г.)» басмасының дәвамы булып 2 томнан тора. Библиографик күрсәткечнең 1 нче томы социаль фәннәр, тарих, археология, этнография бүлекләреннән торган булса, 2 нче томында никах һәм гаилә, дин, фән, мәдәният, сәнгать, тел белеме, фантастика бүлекләре өстәлгән. Кереш сүзне тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских, ә рецензияне филолог, китап нәшер итүче Бәхтияр Агишев язган.

Залда чакырылган кунаклар арасында массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, китапханәчеләр, фән эшлеклеләре, язучылар һәм башкалар бар иде. Чараны Рифхәт Насыйбуллин алып барды. Өлкә фәнни китапханәсе директоры Ольга Адамович котлау сүзләреннән соң әлеге күрсәткечне электрон вариантта өлкә фәнни китапханәсе сайтында урнаштырырга тәкъдим итте.

Милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты белгече Алена Шакирова фәнни китапханә белән тыгыз элемтәдә һәм нәтиҗәле эшләүдә шатлыгын һәм рәхмәтен белдерде. Төмән шәһәре себер татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Динар Абукин авторларга рәхмәтен җиткерде. Асия Сәйфуллина чыгышында: «Беренче күрсәткеч 2014 елда дөнья күрде, ул 6 меңнән артык исемне үз эченә кертте. Эшебез дәвам итте һәм безнең тырыш хезмәт нәтиҗәсендә 8 меңнән артык исемне үз эченә алган күрсәткеч дөнья күрде. Себернең һәм аннан читтә урнашкан бик күп электрон каталог китапханә сайтлары эшкәртелде һәм каралды, Татарстан һәм Башкортостан Республикалары милли китапханәләренең зур мәгълүмат агымы да өйрәнелде», - диде. Библиографик күрсәткечне төзүдә һәм нәшер итүдә актив катнашканнары өчен Ольга Адамович, Максим Сагидуллин, Бәхтияр Агишев, Нурсафа Хәйруллина, Гөлнур Әхмәтовага һәм башкаларга зур рәхмәт белдерде.

Тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских: «Бу - чын хәзинә. Яңа галимнәр, яңа мәкаләләр, монографияләр барлыкка киләчәк әле, төрле юнәлешләрдә шәкертләр булачак. Алар себер татарларының тарихын, телен, гореф-гадәтләрен өйрәнү юнәлешен дәвам итәчәкләр. Шуңа күрә библиографик күрсәткечнең өченче томы да булыр дип уйлыйм», - диеп сөйләде.

Өлкә китапханәчесе Гөлнур Әхмәтова кунакларны себер татар язучылары һәм шагыйрьләренең китапларыннан торган күргәзмә белән кызыклы итеп таныштырды, килгән кунакларга рәхмәтен белдерде.

39-8Филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин: «Бүген бик әһәмиятле һәм зур вакыйга, безнең регионда себер татар теле, әдәбияты, мәдәнияте үсешендә мөһим булган китап тәкъдим итәбез. Чөнки без укыганда Төмән өлкә фәнни китапханәсенең библиографик күрсәткечләрендә мондый бай материал булмады. Без каталоглар залында эзләндек, электрон каталоглар юк иде, кирәк материалларны кулдан язып ала идек», - дип сөйләде.

«Библиографик күрсәткеч - студентлар, галимнәр, аспирантлар, язучылар таяна алырлык зур һәм бай материаллар җыентыгы. Безнең язучылар берлеге халкыбызның әдәбият фондын тулыландырып торалар», - дип нәтиҗә ясады Фәүсия Марганова чыгышында.

Якын арада басма муниципаль, төбәк һәм федераль китапханәләр фондларына җибәреләчәк.

Ләйлә МАДЬЯРОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума