Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Себер татар музей-йорты

последние и лучшие новости искусства в мире

5-6Үткән елның соңгы көннәрендә гаҗәеп бер йортта булырга туры килде. Икенче тапкыр бу могҗизаны күрсәм дә, күңелдә әйтеп бетермәслек җылы хисләр, истәлекләр калдырды ул экскурсия.

Төмән шәһәрендә яшәүче Зөләйха Алишеваның «Ретроөе» ул! Бу өйдә илебезнең төрле төбәкләреннән танылган кешеләр булу бәхетенә ирешкән инде. Хуҗабикәнең тынгысызлыгы 3 катлы өйне бер чор, милләт, нәсел тарихын чагылдыра торган вакыт утравына әверелдергән.

Монда үзеңнең зур кеше булуыңны онытасың, балачак хатирәләренә чумасың. Һәркем газиз әбисен, әти-әнисен искә төшерә. Зөләйха ханымның тәмле итеп сөйләү осталыгы зур әһәмияткә ия.

Өйдә 8 бүлмә. Һәркайсы аерым бер тема белән җиһазландырылган. Әйдәгез, өйнең һәр бүлмәсе белән азрак таныштырып китим. Ләкин үз күзләрең белән күрмичән, колакларың белән ишетмичән мондагы хис-кичерешләрне тоеп булмый, әлбәттә. Йортның әллә нинди тарту көче бар: тагын монда киләсе, Зөләйха ханымны тыңлыйсы гына килеп тора.

Беренче катны зур зал били. Анда заманча җиһазлар белән борынгылык шулкадәр ярашканнар. Кайсы гына җиргә күзең төшсә дә, сокланып туймаслык. Яңартылган тарихи шкаф, тәрәзә кәрнизләре, пианино, чиккән сөлгеләр, сепаратор, кул эшләре, танылган рәссамнарның картиналары, заманча җиһаз белән килешү төзегәннәр.

Икенче бүлмә – татар бүлмәсе. Анда хуҗабикәнең нәсел тарихы чагылдырылган. Күп урынны себер татарларына хас «урынтык», аның өстенә куелган түгәрәк өстәл били. Иң кадерле экспонатлар: әбисенең бер тапкыр да юылмаган, өр-яңа кебек сакланган жакеты һәм такта чәй саклый торган тимер чәй савыты. Чия төсе өстенлек алган бүлмәдә хыялдагы патефон, сандык, төрледән төрле чәй савытлары, кызыл эчле галош, комган, самовар, лампа кебек кирәк-яраклар да үз урыннарын тапканнар. Зөләйха ханым сөйләвен токымыннан башлады. Рәнчек авылындагы туган нигезе, ун баланы башкалардан ким-хур булмаслык итеп тәрбияләргә тырышкан әти-әнисе янындагы балачагы безнең күз алдыннан үтте. Аның сөйләмендәге әти-әниләребез, әбиләребез авызыннан ишеткән мәкаль, легендалар, гореф-гадәтләребез, кадерле мизгелләр күңелне иркәләде. Алар шулкадәр якын, шулкадәр үз иде. Һәм милләтебез өчен шулкадәр горурлык тудырдылар. Зөләйха ханым да мактанчык сүзләрдән башка гына үз гаиләсенә хөрмәт, ихтирам уята алды.

Икенче катта танылган журналист, озак еллар дәүләт эшендә хезмәт иткән хуҗабикәнең ручкалар, визиткалар күргәзмәсе, грамоталар, китапларга бай эш кабинеты, затлы, һәркайсы аерым тарихка ия булган келәмнәр, йокы бүлмәсе урын алган. Ә иң кадерлесе – балачак бүлмәсе. Балачактан күреп үскән Красная шапочкалы стенага эленгән келәм, үзләре үстергән каз йоны белән тулган мендәрләр, әбисенең көзгесе, комоды, сәгате, «Рассвет» телевизоры, иске үтүкләр, икмәк пешерә торган савытлар һәм башка күп истәлекле әйберләр берничә дистә елларны артка чигерделәр. Рәхәт, җылы иде монда.

3 катта хатын-кызлар һәм ирләр өчен ял бүлмәләре. Һәркайсы зәвык белән бизәлгән. Хатын-кызлар бүлмәсендә хуҗабикә үзе үскән колтацыклар (догалыклар) эленгән, кайчы салынган шәлтеп (бишек), бала кровате, чемоданнар, исәпсез кул эшләре, тегү машиналары һәм башкалар урын алган.

Ирләр өлешендә бар күпләгән кассеталар, пластинкалар, кайчандыр шактый кыйммәтле булган техника күрергә була. Шулай ук үз вакытында илнең иң алдынгы чаңгычылары белән бер командада булган хуҗаның раритет спорт киемнәре, чаңгылары куелган.

Мин бу экскурсиягә «Төмәннең татар муенсасы» туристик туры сәбәпле эләктем. Зөләйха Тимрали кызы булдырган «Ретроөй» – турның бер затлы өлеше. Аңа кадәр туган як тарихын яратучылар Ямбайдагы туган якны өйрәнү музеенда булалар. Аннары Әлмирә Гомәрованың милли сый тулы өстәле артында Яңавыл бистәсе, бохарлылар тарихын тыңлыйлар. Бу турда икенче тапкыр катнашучы Светлана Гарифуллинадан сәбәбен белештек: «Беренче тапкыр килгәнемдә бик ошады. Ирем башкорт, алар туган телләрен белмиләр, гореф-гадәтләрне онытканнар. Ә балабыз мөселман булгач, мин кызыксына башладым. Әбием дә чуваш булган. Ә чувашлар – алар төрки халык. Беренче турда шулкадәр күп информация булды, мин барысын да кабул да итеп бетермәдем. Шуңа да икенче тапкыр яхшырак танышырга дип килдем», - дип сөйләде.

Әлбәттә, «Ретроөй»гә ничә генә тапкыр килсәң дә, рухи байлык шулкадәр күп тәкъдим ителә – соңрак тагын-тагын уйланасың, яңадан исеңә төшерәсең, чагыштырасың. Бу өйдә ял итәсең. Чын-чынлап рәхәт анда. Бу мин татар булганга, үткәннәр белән нык бәйле тормыш, истәлекләр белән танышканга гына түгел. Турда төрле милләт кешеләренең гаҗәеп кичерешләрен уртаклашкан язмаларын укыдым. Алар искиткеч.

Зөләйха Алишеваның «Яңарыш» аша туганын табуын ишетү дә күңелле булды. Ирләргә хөрмәт, өлкәннәргә ихтирам, икмәк кадере, мич җылысы кебек күңел төпкелендә сакланып калган, гади генә саналган хисләрнең башкаларга үрнәк булуы шулкадәр рәхәтлек бирде.

Үз гаиләсе үрнәгендә себер татарларының гореф-гадәтләре, көнкүреше, тормышы, аш-суы белән таныштырырга алынган, бу юнәлештә йорт булдырган Зөләйха Алишевага, тарихи истәлекләрне барлауда ярдәм иткән әнисе Сайрана ханыма, туганнарына, Яңавыл һәм бохарлылар тарихын халыкка җиткерүдә зур эшләр башкаручы Әлмирә Гомәровага рәхмәт сүзләре чиксез. 5-5Үз җилкәләренә шундый йөк алган милләтебез кызлары югары мактауларга лаеклар. Әле алар тыңлап туймаслык итеп сөйләү белән бергә, укып армаслык итеп яза да беләләр. Язмалары канатланып, йөрәккә тулган хисләр ташып чыгарлык итеп тәкъдим ителә. Бервакыт китап булып дөнья күрерләр дип ышанасы килә. Ул хезмәтләр юкка чыгарга тиеш түгел.

Алар әйткәнчә, себер татарлары белән себер татарлары таныштырсын, ризыкларын бала чактан тәмен тоеп үскән мәдәният вәкилләре әзерләсен. Шунда гына барысы да дөрес, табигый, онытылмаслык булачак.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836