Апрель 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
2021 нче елны СИБУРның “Яхшы эшләр формуласы” үзенең бишьеллыгын билгеләп үтә.
Быел Тубылда СИБУРның “Яхшы эшләр формуласы” социаль инвестицияләр программасының волонтерлык проектлары һәм грант конкурсында җиңүчеләр арасында себер-татар мәдәният үзәге дә булды. Җиңүне 23 проект тәкъдим иткән 19 оешма һәм учреждение яулый.
Себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева: ”СИБУРның ”Яхшы эшләр формуласы” грантлар бәйгесендә без ике проект белән катнаштык. Безнең “Себер җәүһәрләре” регион күләмендә үткәреләчәк конкурс-фестиваль проектыбыз ачык тавыш бирүдә җиңү яулады. Бу уңайдан, тавыш бирүдә активлык күрсәткән милләттәшләребезгә рәхмәтләремне әйтәсем килә. Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәге хезмәткәрләре тырыштылар, Төмән татарлары да читтә калмадылар. Бердәмлектә эшләгән игелекле эшләребезнең нәтиҗәсе белән бәйгедә җиңү яуладык. Әлфия Мирхәйдәровага, Роза Яхинага, Айсылу Юнысовага, Хәбибуллиннар гаиләсенә һәм һәр тавыш бирүчегә рәхмәтләремне юллыйм. Тавыш бирүдә меңгә якын милләттәшебез катнашкан. Барысына да “Яңарыш” газетасы аркылы җылы теләкләремне җиткерәм”, - дип сөйләде.
- Гөлсинә Хәлиловна, бу фестиваль кайчан үткәрелә? Кемнәр катнаша алалар?
- Без төбәкара “Себер җәүһәрләре” конкурс-фестивален 22 майда үткәрергә планлаштырабыз. Катнашырга теләүчеләрнең барсына да юл ачык. Җырчылар, биючеләр, сүз осталары, милли ашлар пешерүчеләр, кул осталары да күргәзмәләрдә үзләрен сынап карарлар дип көтәбез. Бердәмлектә, гөрләшеп бәйрәм чараларын, фестивальне үткәрергә язсын. Үткәрү урыны - Тубылның яңартылган Базар мәйданы. Бу бәйге турында өстәмә мәгълүматны себер-татар мәдәният үзәгенең социаль челтәрләрендә карагыз. (834511) 22-33-59 телефон номеры буенча шалтыратып белешмә ала аласыз. Әңгәмәбезнең ахырында милләттәшләребезне Рамазан ае белән котлап, имин, тыныч тормыш, игелекле эшләр теләр идем.
Халкыбызның күңел көзгесе - мәдәниятебез, гореф-гадәтләребезне чагылдырган фестивальләр, бәйгеләр яңа мөмкинлекләр ача, талантларны барлый. “Себер җәүһәрләре” фестивален үткәрүчеләргә, катнашучыларга уңышлар, кызыклы, талантлы чыгышлар телибез.
Римма УМИТБАЕВА.