Июнь 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
22 нче май көнне Тубыл шәһәрендә узган “Себер җәүһәрләре” төбәк бәйге-фестивале татар мәдәниятенең байлыгын, милли үзенчәлеген күрсәтте. Шәһәрнең яңартылган базар мәйданында урнаштырылган сәхнәдән өлкәбезнең төрле почмагыннан килгән үзешчән җырчыларның чыгышлары яңгырады, бию ансамбльләренең биюләре берсеннән-берсе матур булды. Тамашачылар бай милли ризыклар, декоратив-гамәли сәнгать осталарының кул эшләре күргәзмәләрен сокланып карадылар.
Матур бәйрәм күренеше, җырчыларның чыгышлары гала-концертны бизәде. Бәйрәм сәхнәсеннән төрле яшьтәге җиңүчеләр дипломнар, бүләкләр алдылар. Бәйгедә катнашучыларны, җиңү яулаучыларны котлап шәһәрнең себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева: ”Бәйгене себер-татар мәдәният үзәге “Сибур” оешмасының “Яхшы эшләр формуласы” социаль инвестицияләр программасының волонтерлык проектлары бәйгесендә җиңүе нәтиҗәсендә үткәрде. “Себер җәүһәрләре” бәйге-фестивале беренче мәртәбә оештырылды. Бу мәдәният өлкәсендә биш юнәлешне яктырткан зур проект. Вокал, хореография, нәфис сүз, декоратив–гамәли сәнгать иҗаты, милли ашлар номинацияләрендә катнашучылар югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр. Төрле номинацияләр буенча җиңүчеләрне котлыйбыз, уңышларыбызга сөенәбез. Киләчәктә дә үткәреләчәк бәйгеләрдә катнашырга чакырабыз”, - диде.
Фестивальдә катнашучыларның саны 100дән артык булды. Милләтебез хәзинәсен саклаучылар үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр, тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, дипломнар белән бүләкләнделәр.
Гореф-гадәтләребезне саклап, балаларны, яшьләрне иң яхшы әхлакый традицияләрдә тәрбияләп, иҗади сәләтләрен үстерүче җитәкчеләренә, балаларга, өлкән яшьтәгеләргә жюри әгъзалары рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Әлеге бәйрәм Тубыл тамашачыларының күңелләрендә озакка сакланыр. Катншаучылар: “Алдагы елларда да мондый фестивальләр үткәрелеп торсын!” - дип саубуллаштылар.
Римма УМИТБАЕВА