Материалы

“Себертатар әйтемнәр пелән лагаплар” китабы

последние и лучшие новости искусства в мире

24-10Әле күптән түгел Төмән өлкә фәнни китапханәсендә “Себертатар әйтемнәр пелән лагаплар” исемле китапның презентациясе булып үтте. Аның авторы: Ф.Марганова, редакторы: филология фәннәре кандидаты М.Сагидуллин, рецензенты: филология фәннәре докторы Х.Шагбанова. Китапта Тубыл, Вагай, Төмән, Ялутор, Исәт, Заводоуковск шәһәр, районнарында яшәүче себер татарларының әйтемнәре һәм мәкальләр урын алган.

Китап чыннан да себердә яшәүче татарлар өчен зур бер хәзинә. Ата-бабаларыбызның әйтемнәрен җыеп, аларны эшкәртеп, барысын бергә туплап китап итеп чыгару зур хезмәт.

Себер җирләрендә ничә гасырлар яшәгән татарларның сөйләм телләрендә кулланылган әйтемнәр, ниһаять, асыл ташлар кебек өскә калкып чыктылар. Аларны укып, үз телләрендә кулланган яшьләребез, һичшиксез, себер татарларының яшәү рәвешен, тарихын, гореф-гадәтләрен, сөйләм теленең үзенчәлеген онытмаячаклар. Гомумән, себер татарлары әйтемнәр кулланып сөйләшүчән халык.

Китап презентациясе тыныч мохиттә, матур залда, кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре, җылы котлаулар, мактау сүзләре белән бик ямьле үтте. Әлегедәй чара Вагай районының Коллар авылында, Тубылда, Омск шәһәрендә узган. Әлбәттә, презентациягә китап авторы Фәүзия Фәиз кызы Марганованы котлап дуслары, туганнары һәм себер татарлары өчен җан атып йөрүчеләр килгәннәр. Хәлил Вагайлы үзенең шигырен бүләк итте. Касыймовлар һәм Мирхәйдәровлар музыкаль бүләк ясадылар. Фәүзия ханым чәчәк бәйләмнәре арасында үзен алиһәләрдәй хис итте.

Кыскача Фәүзия ханымның автобиографиясенә тукталып китик. Ул Омск шәһәрендә туган. Әтисе Фәиз Капшанов, әнисе Нурхәят Ниязова чыгышлары белән Вагай районының Коллар авылыннан. Университетны тәмамлагач, кыз олы юлга баса. Төмән өлкәсе юстиция идарәсенең адвокатлар коллегиясенә эшкә урнаша. Әлбәттә, тормышка чыга, тормыш иптәше белән өч кыз үстерәләр. Адвокатлар коллегиясендә эшләвенә 13 августта быел 36 ел тула. Намус белән тырышып хезмәт иткәне өчен Фәүзия ханым бик күп дәүләт бүләкләре белән бүләкләнә. Тормыш юлында кинәт борылыш ясый һәм ул үз милләтенең тарихын өйрәнә, Тубыл татарларының этник тарихы буенча материаллар, себер татарларының фольклорын, бәетләрен, такмакларын, әйтем-мәкальләрен җыя башлый. Кандидатлык буенча материал яза, әлегә аны тәмамларга өлгермәгән.

2016 елда Төмән өлкәсенең себер татарларының милли-мәдәни автономиясен җитәкли башлый.

Фәүзия ханым нинди генә эшне кулына алмасын, барысын да булдыра.

Ул барлык презентациягә килүче кунакларга зур рәхмәтләрен белдерә. Алар: милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, җәмәгать эшлеклеләре, матбугат хезмәткәрләре һәм кунаклар.

Аеруча өлкә кунакханәсе директоры О.Адамовичка, китапханә хезмәткәре Г.Әхмәтовага зур рәхмәтле.

“Минем бу китапка кызыксыну хисе олыларда гына түгел, яшьләрдә дә уянды. Хәтта шалтыратып бүләк итү өчен сатып та алдылар”, - ди Фәүзия ханым.

Без дә сезне олы юлга, кирәкле юлга басуыгыз белән котлыйбыз.

Зур уңышлар сезгә.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума