#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Себертатарца-урысца сүслек” китабы тәкъдим ителде

последние и лучшие новости искусства в мире

46-7Күптән түгел өлкә себер татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Фәүзия Фәез кызы Марганованың милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты һәм өлкә Думасының матди ярдәме белән “Себертатарца-урысца сүслек” дип аталган тагын бер яңа китабы дөнья күрде. Ул “Төмән нәшрият йорты”нда 650 дәнә белән бастырылган. 470 биттән торган әлеге саллы сүзлеккә 30 меңгә якын себер татарларының сөйләмендә бик еш кулланыла торган, искергән, алынма һәм XVIII-XIX гасыр себер татар әдәбиятында сакланган сүзләр кергән.

Сүзлекнең тәкъдим итү чарасы 1 ноябрь көнне өлкә фәнни китапханәсенең конференцияләр залында үтте. Бирегә галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, фикердәшләре җыелган иде. Чараны филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин алып барды. Беренче сүз авторга бирелгәч, ул үзенең башкарган хезмәте белән таныштырып: “Туган телемне бөтенләй онытып барганымны аңлап, 10 ел элек белгән сүзләремне язарга керештем. Аннары Төмән университеты каршында Максим Александрович алып барган туган тел дәресләренә йөри башладым. Биредә остазым ярдәме белән әлеге сүзләрне хатасыз язарга өйрәндем, курсларны “5”ле билгеләренә генә тәмамладым. Моннан 3-4 ел элек, Максим Александрович киңәше буенча, тупланган сүзләрне фәнни яктан анализлап карарга булдым, билгеле, ул миңа бик булышты. Мин Вагай, Тубыл ягы авыллары буйлап йөреп, әби-бабайлардан бик күп сүзләр, әйтем-мәкальләр, табышмаклар язып алдым. Бу эшемнең нәтиҗәсе - “Себертатарца-урысца сүслек” китабы булды. Сүзлекне чыгаруда ярдәм итүчеләрнең һәркеменә үземнең рәхмәтемне белдерәм”, - дип сөйләде. Авторның шатлыгын уртаклашып өлкә себер татар язучылары оешмасы рәисе Клара Кучковская, филология фәннәре кандидаты Мөнирә Хөснетдинова, җәмәгать эшлеклесе Әнәс Гаитов чыгыш ясадылар. Филология фәннәре кандидатлары Әлфия Толстолыткина белән Максим Сагидуллин, тарих фәннәре кандидаты Гөлзифа Бакиева сүзлекнең фән һәм, гомумән, себер татарлары өчен башкарган роленә олы бәя биреп, авторга эшен дәвам итәргә киңәш иттеләр. Әлеге сүзлек киң даирә укучылар, төрки тел белгечләре һәм себер татар теле белән кызыксынучылар өчен тәкъдим ителүен дә әйттеләр. 46-10Өлкә фәнни китапханәсе хезмәткәре Гөлнур Әхмәтова кунакларга себер татарлары турында нинди чыганаклардан мәгълүмат алып була, ул китаплар кайсы бүлектә саклана, алар белән ничек дөрес кулланырга кирәклеген сөйләде. Екатеринбург шәһәреннән килгән филология фәннәре кандидаты Руслан Сәлимов Чиләбе өлкәсендә яшәүче татарларның сөйләм телләре турында башкарылган фәнни хезмәте белән таныштырды.

Кичә барышында Максим Сагидуллин үзе чыгарган “Әмәл” Себертатар көйләр” дигән җырлар дискын да тәкъдим итте. Анда Зөлфия Речапова, Илсөяр Речапова һәм Земфира Шәрипованың себер татар телендә башкарган 10 җыры кергән.

Авторларга җыелган халык исәнлек-саулык, яңа уңышлар теләделәр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836