Сәламәт яшәү рәвеше - ул сәламәтлекне ныгыту, авыруларны һәм аварияләрне профилактикалауга ярдәм итүче яшәү рәвеше.
Январь аенда Ямбай китап-ханәсендә мобилизацияләнгән гаилә әгъзалары өчен сәламәтлек сәгате уздырылды. Сәламәтлек сәгате «Сәламәт яшәү рәвеше» темасына юнәлдерелгән һәм гаилә социаль бүлмәсе кысаларында гриппны профилактикалауга багышланды.
Чарада хәрби хезмәт-кәрләрнең туганнары сәламәт яшәү рәвеше, гигиена кагыйдә-ләре, дөрес туклану турында белемнәрен арттырдылар, сәламәтлек турындагы мәкальләрне искә төшерделәр, «Әсәр авторларын тап», «Ана-табигать» уеннарында катнаштылар. Шулай ук сәламәтлек схемасы төзелде. Аның ни-гезендә берничә киңәш тора:
рациональ туклану;
физик яктан актив тормыш;
эмоциональ сәламәтлек;
ял.
Күңелле компаниядә катнашучылар «Смехотерапия» курсын уздылар һәм шаян шигырьләр тыңладылар. Бире-дә кунаклар сәламәтлек турында файдалы мәгълүмат алдылар, китапханәдә ял иттеләр һәм кеше өчен сәламәтлектән дә мөһим һәм кыйммәте бернәрсә дә юк икәнен ачыкладылар.
Гөлфара ГАРИПОВА,
Төмән районы, Ямбай авылы