#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 31 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сәләтле балалар тәрбияләү

последние и лучшие новости искусства в мире

17 февраль көнне Төмән районы укытучылары онлайн форматта “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм дәрестән тыш вакытта сәләтле балалар белән эшләү системасын оештыру” дигән темага чираттагы семинарга җыелдылар. Биредә дүрт чыгыш булды. Җыелышны Муллаш урта мәктәбенең яшь татар теле укытучысы Азалия Габдрәхимова башлады. Аның чыгышы семинарның темасы белән аваздаш иде.

Ул игътибарын сәләтле балалар белән актив эшләүгә юнәлтте. “Сәләтле балалар белән эшләү планы үз эченә түбәндәгеләрне ала: өстәмә материалдан һәм дидактик карточкалар буенча күнегүләр; уен формасында фонетик, лексик, грамматик күнегүләр башкару; иҗади проектларны тормышка ашыру; татар язучыларының әдәбияты, тормышы белән танышу; укучыларны мәктәп, район күләмендә үткәрелә торган тел һәм әдәбият буенча олимпиадаларга әзерләү; дистанцион олимпиадаларга әзерлек һәм катнашу; фән атналары, уеннар, КВН, конкурслар; «Иң яхшы укучы», «Иң яхшы тәрҗемәче», «Татар грамматикасы белгече», тел белеме һәм әдәбияты буенча иң яхшы проектка конкурслар үткәрү; кроссвордлар, сканвордлар, ребуслар төзү; укучының тел портфолиосын булдыру отышлы”, - дип басым ясады Азалия Габдрәхимова.

Икенче чыгышны “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм дәрестән тыш вакытта этномәдәни компонентны куллану” дигән темага Шыкча урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Чулпан Хәмитова ясады. Ул: “Һәр дәрестә фольклор минутлар өчен вакыт бирәм, алар өйрәнелә торган теманы ныгытырга, материалны кабатларга яки балаларның арыганлыгын киметергә ярдәм итәләр. Гадәти булмаган дәрес формалары, кызыклы биремнәр, төрле эшчәнлек төрләре балалар иҗатын уята, балаларның зиһенен баета һәм үстерә. Балалар белән традицион булмаган дәресләр, класстан тыш чаралар, экскурсияләр, дәрес–презентацияләр әзерлим һәм үткәрәм. Татар җырларын өйрәнәбез, видеосәяхәтләр, рәсем конкурслары, танып–белү уеннары уздырабыз - болар барысын да үз эченә ала, чөнки төп милли хәзинәгә - телгә юл фольклор, музыка, рәсем аша ятуны, туган як һәм укучының халкы белән танышуны тирәнәйтә. Әсәрләрне өйрәнгәндә төрле милләт вәкилләренең үзара мөнәсәбәтләренә, аларның мәдәниятенә игътибар бирәбез”, - дип йомгаклады.

Өченче чыгышны Акъяр мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Динара Кәримова “Сәләтле балалар белән дәресләрдә һәм дәрестән тыш вакытта эшләү үзенчәлекләре” дигән темага багышлады.“Сәләтле укучылар белән эшләүнең төрле алымнарын игътибар белән өйрәнеп, мин үзем өчен баланың төрле эш формаларын, сәләтлелекне диагностикалау һәм укучыларның иҗади, интеллектуаль сәләтләрен үстерү методларын комплекслы файдалану баланың үсеше өчен перспективалы булуын билгеләп үтәм. Өстәмә биремнәр татар теле һәм әдәбияты буенча белемнәрне тирәнәйтүгә, укучыларның сүзлек запасын баетуга ярдәм итә, зирәклекне үстерә, «тел сизгерлеген» тәрбияли. Стандарт булмаган биремнәрне куллану баланың интеллектуаль, иҗади сәләтләрен дә, аның абстракт фикерләвен дә үстерә”, - диде Динара Кәримова.

Соңгы чыгышта үзенең эш тәҗрибәсе белән Индрәй урта мәктәбенең оста татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рүзилә Исмәгыйлова уртаклашты. Аның темасы:“Укучыларны татар теле һәм әдәбиятыннан төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларга әзерләү”. Ул: “Сәләтле мәктәп укучыларында татар телен өйрәнүгә кызыксынуны ничек уятырга? Дәрестән тыш эшләү формаларына һәм алымнарына килгәндә, факультативлар, түгәрәкләр, конкурслар, укучыларны мәктәптән тыш төрле олимпиадаларда һәм конкурсларда катнашырга җәлеп итәм һәм дәрестән тыш эш системасын сәләтле укучылар белән алып барам. Шәхси эш төркемнәрдә алып барылу сәбәпле, мин, мәгълүмати-коммуникатив технологияләр кулланып, төрле эш алымнары: күзәтү, эксперимент, тикшеренү, фәнни әдәбият белән эш алып барам. Бу сәләтле балаларның төрле ихтыяҗларын һәм мөмкинлекләрен исәпкә алырга ярдәм итә. Түбәндәге чараларда катнашу гадәткә керде: туган тел атналыгын; татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадалар; конференцияләр; иҗади конкурслар үткәрү; туган телдә иҗади мәгълүмати һәм тикшеренү проектларын башкару; КВН, интеллектуаль уеннар, мәктәп буенча экскурсияләр оештыру. Минемчә, укытучы үз дәресен максималь белем бирү өчен төзергә тиеш. Дәрес этапларын рациональ планлаштыру, дәреснең эчтәлеген дөрес итеп сайлап алу, мотивацияне тәэмин итү, дәрестә уңайлы атмосфера тудыру, күрсәтмәлелек һәм укытуда техник чараларны максималь рәвештә куллану, һәр укучыга дифференциаль якын килү отышлы була”, - диде Рүзилә Исмәгыйлова. XXI гасырда Россия мәгарифен модернизацияләү бара, аның нигезенә шәхси-ориентлашкан һәм практик юнәлешле белем бирү концепциясе салынган, моннан чыгып һәр укытучы үзенең эшен нәтиҗәле итеп оештырырга тиеш, ә безнең регионда моңа барлык мөмкинлекләр бар, актив эшләгән кешенең эшен күрәләр. Татар теле укытучысы халык өчен, тел өчен җавап бирә, шуңа күрә, ул - изге эш башкара.

Гүзәлия МУЛЛАЧАНОВА,
Төмән районы методик берләшмә җитәкчесе

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836