Материалы

Сәләтле укытучы

последние и лучшие новости искусства в мире

49-4Еллар үтә, укучылар, укытучылар киләләр, китәләр, әмма һәрберебез өчен мәктәп - ул тормышыбызның бер өлеше булып кала. Анда без белем алдык, дуслар табып аралаштык һәм гадел булырга өйрәндек.

Мәктәп - ул тормыш... Ә мәктәптәге иң әһәмиятле кеше – директор. Ул барысыннан да элек мәктәпкә килә һәм мәктәп тормышы барысы да үз гадәти чираты белән башлана. Кыңгырау чыңлый, балалар мәктәп атмосферасына чумып, үз урыннарын алырга ашыгалар. Барысы да сөендерә, төп максат: балаларга уку һәм ял итү өчен идеаль шартлар тудыру.

Гөлсара Җиһангир кызы Хәлиуллина - Бегишево урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры, мәктәптә барлык эшләрнең төп рухландыручысы, коллективның иҗади остазы. Аның уңышка ышанычы оптимизм уята, үз көчләренә ышанырга мәҗбүр итә. Ул балачакта үз курчакларына хәрефләр һәм математика өйрәтеп, сыйныфташларына ярдәм итеп, үзен олы укытучы итеп танытып, кешеләргә файдалы булырга хыялланган һәм аның хыялы тормышка ашкан. Башкача була да алмый, чөнки кеше күңеленең нигезе балачакта, әни мәхәббәте белән бергә әби-бабайларның рухи кайгыртуыннан башлана. «Әбиемнән мин кеше булу дигән сүзне аңладым. Ул кешенең социаль хәленә һәм статусына карамастан, үз халкына һәм аның гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләде. Шуңа күрә, яшь чагымда, студент елларында тарих факультетында этнография юнәлешендә фәнни-тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнә башладым. Бабам исә миндә киләчәктә җитәкче, укытучы тәрбияләргә тырышты. Өч яшьтән мин аның белән телевизордан яңалыклар карадым, Куба революциясе вакыйгаларын истә калдырдым, Никарагуа геройларын һәм ЦК КПСС политбюро әгъзаларын яттан белдем. Кич белән, гаилә түгәрәгендә, бабай оныгы үзләштергән белемнәрен тикшерергә ярата иде. Бабамның идея-патриотик тәрбиясе минем тормышымда зур эз калдырды. Мин тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы булдым. Әмма балачакның башка хыялы да бар иде – тәрҗемәче булу. Укырга беркайчан да соң түгел. 2019 елда инглиз теле укытучысы дипломын алдым. Әнием мине кырыс җаваплылык һәм әхлак хисе белән тәрбияләде. Әти тыйнаклыкка һәм хезмәт сөючәнлеккә өйрәтте. Мин алардан куелган максатка ирешергә өйрәндем һәм максатыма ирештем. Аларга бик рәхмәтлемен», - дип искә ала Гөлсара Җиһангир кызы үзенең балачак елларын.

Мәктәпне ул уңышлы тәмамлый. Тубыл педагогия институтының тарих факультетыннан Кызыл диплом алып чыгып, Бегишево урта мәктәбе укытучысы гына түгел, ә үз осталыгын, педагогик талантын даими камилләштерүче чын профессионал була. 27 елдан артык педагогик эшчәнлек артта кала. Мөгаен, һәр кеше өчен бу тормышта гади чор түгел, ә зур юл, шатлыклар һәм борчулар, җиңүләр һәм уңышсызлыклар... Бу - балаларны тәрбияләү, үз-үзеңне камилләштерү һәм бердәм белем бирү киңлеген формалаштыру буенча даими һәм максатчан эш. Менә дигән оештыру сәләте, кешеләрнең психологиясен белү аңа педагогик коллективны уртак эш белән җәлеп итәргә булыша. Ул ниндидер сүрелми торган инновацион импульска, искиткеч яңа хискә ия, бу яңалыкны төрле ситуацияләрдә күрә белә. Ул үзенең интеллигентлылыгы, тактикалылыгы, башка кешене тыңлау һәм ишетә белүе белән тирә-юнендә үзара аңлашу, иҗат итү, эзләнү атмосферасы тудыра алды. Үз-үзенә һәм әйләнә-тирәдәгеләргә таләпчән, игътибарлы, укучыларга, ата-аналарга, укытучыларга ярдәм кулы сузарга әзер. Аның йөрәк җылысы бөтен кешегә дә җитә, ә бердәнбер кечкенә кызы Сабина – аның иң зур бәхете.

Виктория СУХИНИНА, Вагай районы,
Бегишево мәктәбе укытучысы.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума