Материалы

Семинар “ZOOM” платформасында үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

1-2Декабрь аенда Төмән районы татар теле укытучылары уку елының икенче чирегендә икенче җыелышны шулай ук онлайн рәвештә үткәрделәр. Биредә районның 7 этномәдәни мәктәбе катнашты. Семинарның темасы: “Укытучының һөнәри үсеше факторы буларак мәгълүмати педагогик технологияләрне куллану”. Тәкъдим ителгән “ZOOM” исемле белем бирү платформасында эшләргә барлык укытучылар да өйрәнде. Дәрес бирү, ата-аналар җыелышы, семинар яки конференция үткәрү дә хәзерге шартларда уңай булып чыкты.

Беренче чыгыш ясаучы Муллаш урта мәктәбенең яшь укытучысы Азалия Габдрәхимова «Белем бирүнең инновацион моделе - «Әйләнүле дәрес” дигән темага: “Беренчедән, педагоглар үз һөнәри эшчәнлегендә традицион дәрес кысаларында хәл итү мөмкин булмаган яки авыр булган проблемалар белән очраша: укучыларның пассивлыгы, аларның мөстәкыйль эшләргә теләмәве; күп кенә укучылар бары тик уку материалы белән генә чикләнә. Педагогның аерым укучыларга игътибар бирү, индивидуаль якын килү өчен вакытлары юк диярлек, чөнки әңгәмә үткәрергә, билге куярга, ә аннары вакытның шактый өлешен яңа материалны аңлатуга багышларга кирәк. Икенчедән, гадәти дәрестә укучыларны материал белән югары дәрәҗәдә таныштыру кыен. Америка психологы Б.Блум үзенең пирамидасында максатларын 6 дәрәҗәгә бүлеп биргән: федераль дәүләт белем бирү стандартында “әйләндерелгән сыйныф” (“перевернутый класс”) моделе кысаларында укытуга турыдан-туры катнашы булган күп кенә таләпләр бар: укучылар уку барышында технологик инструментларны кулланырга, шулай ук белемнәрне тирәнәйтү өчен уку киңлеген персонализацияләргә тиеш; укучылар цифрлы дөньяда белем бирүнең үзенчәлеген аңларга һәм бары тик куркынычсыз һәм законлы методлар белән генә эш итәргә тиеш; материалны өйрәнгәндә укучы тәнкыйди фикер йөртергә тиеш; булган материалларны өйрәнү генә түгел, ә «проблемаларны яңа карарлар булдыру юлы белән хәл итә белү дә мөһим». Шулай итеп, «әйләндерелгән сыйныф» моделенә күчү педагог җитәкчелегеннән укучы җитәкчелегенә күчү булып тора. Белем бирү процессы вакытында тагын да тыгызрак хезмәттәшлек итү мөмкин. Укучылар белем бирү процессында пассив катнашучылар булудан туктыйлар. Модель укучының җилкәсенә белем туплавы өчен җаваплылыкны йөкләргә мөмкинлек бирә, шул рәвешле аңа алган белемнәрне практик куллануга юнәлтеп, алга таба иҗат өчен стимул бирә”, - дип чыгыш ясады. Икенче чыгышны: “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча белем бирү технологияләрен куллану”дигән темага Ямбай урта мәктәбенең туган тел һәм әдәбияты укытучысы Динара Мамикова ясады.“Цифрлы технологияләр - 21 гасыр мәгарифенең нигезе. Һәр заманча укытучы белем бирү процессында инновацион компьютер технологияләрен кулланып, яңача укытырга кирәклеген аңлый. Яңа белем бирү парадигмасы барлыкка килде: укучыларны интернет-технологияләр ярдәмендә мөстәкыйль рәвештә белем табарга өйрәтү. Ә укытучы тьютор ролендә чыгыш ясый, ул укучыларның эшчәнлегенә юнәлеш бирә һәм төзәтмәләр кертә. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә цифрлы белем бирү технологияләрен куллану уку процессына яңалык элементын китерәчәк һәм сүз серләрен, аның этимологиясен белүгә балаларның кызыксынуын уятачак, бу исә үз чиратында, туган телдә укуга мәхәббәт тәрбияләргә ярдәм итәчәк. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә һәм дистанцион укыту өчен файдаланырга мөмкин булган тагын бер кызыклы сайт - «Азатлык» радиосы сайты. Биредә татар телен өйрәнү өчен барлык материаллар да тупланган, “Татар теленә 30 секунд», «Татар телен өйрәнүчеләр өчен» курсы материалларын һәр дәрестә кулланырга мөмкин. Интерактив дәресләр үткәрү хәзерге балаларга туган мәдәниятләренең һәм телләренең үзенчәлеген аңларга, алар өчен дөнья хәзинәләрен эзләп сәяхәт итүче татар теле корабында флагман булырга ярдәм итә”, - диде.

Алдагы чыгышны: «Мәгарифтә инновацион тенденция буларак интерактив укыту моделе» дигән темага Акъяр урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Яхина ясады. Ул: “Бүген өч укыту моделе бар: пассив - укучы «объект» буларак чыгыш ясый (тыңлый һәм карый); актив - укучы «уку субъекты» булып тора (мөстәкыйль эш, иҗади биремнәр); интерактив - барлык укучыларның актив хезмәттәшлеге. Укучы һәм укытучы укуның тигез хокуклы субъектлары булып тора. Интерактив укыту максатлары: уңайлы укыту шартлары булдыру, үзара аңлашуга, үзара хезмәттәшлеккә, һәр катнашучы өчен әһәмиятле булган уртак мәсьәләләрне бергәләп хәл итүгә, алып баручы диалогны оештыруга һәм үстерүгә; дискуссияләрдә катнашуга, әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашу күнекмәләрен алуга юнәлә. Интерактив методларны кулланганда укытучының роле кискен үзгәрә, үзәк булудан туктый, ул процессны җайга сала һәм аның гомуми оешмасы белән шөгыльләнә, алдан кирәкле биремнәр булдыра, төркемнәрдә фикер алышу өчен сораулар яки темалар әзерли, консультацияләр бирә, билгеләнгән планны үтәү вакытын һәм тәртибен контрольдә тота”, - дип төшендерде.

«Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә уен һәм уен эшчәнлеге» темасына чыгышны Каскара урта мәктәбенең туган тел укытучысы Әлфия Ниязова ясады. “Дәрестә уеннарны куллану максатлары: фикерләүне үстерү; теоретик белемнәрне тирәнәйтү; мавыгулар һәм һөнәрләр дөньясында үз-үзеңне билгеләү; буш вакытны оештыру; яшьтәшләре белән аралашу; яңа белемнәр, осталык һәм күнекмәләр алу; ихтыярый сыйфатлар үстерү; белемнәрне тикшерү; уку эшчәнлеген мотивацияләү.

Уенның төп төрләре: дидактик уен, рольле уен, эшлекле уен. Уен технологияләренең нәтиҗәсе: укучыларның танып-белү мәнфәгатьләрен тәрбияләү һәм эшчәнлеген активлаштыруның нәтиҗәле чарасы; укучыларга сөйләм күнекмәләрен эшләргә ярдәм итә торган хәтер күнекмәләре; укучыларның акыллы эшчәнлеген стимуллаштыра, фәнгә игътибар һәм танып-белү кызыксынуын үстерә; укучыларның пассивлыгын җиңүгә ярдәм итә; укучыларның эшкә сәләтлелеген көчәйтә.

Уңай яклары: кызыксынуны арттыруга, фикерләүне активлаштыруга һәм үстерүгә ярдәм итә; үсештә һәм укытуда сәламәтлек саклаучы фактор булып тора; өлкән буын тәҗрибәсен кечкенәләргә тапшыру бара; яңа ситуациядә белемнәрне куллануга; коллективны берләштерүгә һәм җаваплылык формалаштыруга ярдәм итә.

Тискәре яклары: оештыру катлаулылыгы һәм дисциплинага бәйле проблемалар; әзерлек, аны үткәрүгә караганда чыгымнар таләп итә; уен тышчасы белән мавыгып, белем бирү эчтәлеген югалтырга мөмкин; укучылар бәяләвендә кыенлык”, - диде яшь мөгаллимә.

Методик берләшмә җитәкчесе буларак, йомгаклап шуны әйтәм: виртуаль чынбарлык, цифрлаштыру - бик мөһим, әмма кеше аны гына кулланырга тиеш түгел, укучыларда фикерләүне һәм креативлыкны үстерүне дәвам итәргә, аларны командада эшләргә өйрәтергә кирәк. Әкренләп без заманча укытучы булырга өйрәнәбез, чөнки яңалыкны кулдан ычкындырмаска һәм заман белән бергә атларга тырышабыз. Ноябрь аенда 7-11 сыйныф укучылары арасында бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы узды. Барлык мәктәпләр дә актив катнаштылар, биремнәр уртача катлаулы булды, балаларга күбрәк балл җыю мөмкинлеге бирелде. Биремнәр «Фонетика», «Морфология», «Синтаксис» бүлекләреннән башланды, балаларга тәрҗемәләр, фразеологик әйләнешләр, мәкальләр белән булганнары ошады. Һәр бала тәкъдим ителгән темалар буенча инша язды. Январь аенда бөтенроссия олимпиадасының региональ этабы узар дип өметләнәбез.

Гүзәлия МУЛЛАЧАНОВА,
Төмән районы методик берләшмәсе җитәкчесе.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума