Материалы

«Үсеш ноктасы» Шыкчада

последние и лучшие новости искусства в мире

40-5Төмән районының Хәбибулла Якин исемендәге Шыкча урта мәктәбендә «Мәгариф» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында «Үсеш ноктасы» санлы, табигый-фәнни һәм гуманитар профильләр үзәге ачылды.

Төмән районындагы 8 «Үсеш ноктасы»ның икесе милләттәшләребез белем ала торган Ямбай һәм Шыкча мәктәпләренә туры килүе дә куандыра. Ул “Технология”, “Информатика”, “Физик культура һәм тормыш иминлеге нигезләре” фәннәре буенча программаларны үзләштерүне тәэмин итә. “Заманча мәктәп” федераль проекты кысаларында мондый үзәкләр бөтен ил буенча авыл мәктәпләрендә белем алу мөмкинлеген зур шәһәрләр дәрәҗәсенә җиткерү өчен ачыла.

Үзәкләрдә дәрес һәм дәрестән тыш эшчәнлек алып барылачак. Аларны заманча җиһазлар белән тәэмин итү планлаштырыла: мобиль класслар, 3D-принтерлар, интерактив такталар, виртуаль чынбарлык шлемнары, шахмат җыелмасы, шул исәптән магнит такталары, электр җиһазлары комплектлары һ.б. Шыкча мәктәбенең 2 нче кат коридорында үткән үзәкнең тантаналы төстә ачылышында район башлыгы урынбасары Виталий Беспалов, авыл хакимияте башлыгы Рәис Әминов, район мәктәпләре директорлары, укучылар, укытучылар, ата-аналар катнаштылар. Мәктәп директоры Гөлнара Кәримова катнашучыларны заманча рухтагы үзәк ачылу белән тәбрикләде. В.Беспалов котлау сүзләрендә бүгенге укучылардан чын-чынлап көнләшүен белдерде: “Бүген тарихи көн. Бүген мәктәпнең белем бирү эшчәнлеге системасының яңа базасы ачыла. Төмән өлкәсендә барлыгы 28 мәктәп бу хокукны яулады. Бу - белем бирү эшчәнлегендә яңа этап. Бу илкүләм проект ярдәмендә мәктәпләргә килә торган җиһазлар, матди ресурслар - ул өр-яңа чор, бу өр-яңа белем сыйфаты, иң заманча технологияләр. Кадерле балалар, без - өлкәннәр сездән чын күңелдән көнләшәбез. Сез цифрлы технологияләр, тикшеренү һәм һөнәри эшчәнлек белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирәчәк яңа шартларда белем алачаксыз. Иң мөһиме - бу дәресләрдән конкурентлыкка сәләтле яшьләр булып җитешәсез”, - диде район хакимияте вәкиле.

Аннары Виталий Валентинович Үзәкнең җитәкчесе Гөлнур Емельяновага аның символын тапшырды.

Соңыннан кунаклар төркемнәргә бүленеп ачык дәресләргә таралыштылар. Бер класста интерактив такта каршында Г.Емельянова 3D-принтер, заманча цифрлы техника ярдәмендә 3D модельләштерү, “Кахуд” программасы белән таныштырды, аларның мөмкинлекләрен аңлатты. Башка төркемнәрдә дә компьютер программалары, проектлар белән идарә итү ысуллары турында сөйләделәр, лего-конструкторлар җыйдылар, медиа-зонада яшь хәбәрчеләр интервью алдылар. “Безнең мәктәп кызлары – журналистларыбыз язма әзерләп, «Вконтакте» социаль челтәрендәге махсус төркемнәргә куялар, өлкә “Яңарыш” һәм район “Красное знамя” газеталарына җибәрәләр, мәктәп газетасын әзерлиләр. Тәрҗемә белән шөгыльләнәләр. Бер кабинетта күрсәтелгән программалаштыру ярдәмендә алар видеороликларны монтажлый, презентация төзи, слайдлар, кыска метражлы фильм әзерли алалар. Лего-конструкторлар башлангыч классларга дәрестән тыш вакытта белемнәрен үстерүгә булышса, ул аннары 3D модельләштерүгә җиңел күчүне тәэмин итә. Әлегә горизонталь модельләштерүне өйрәнәләр, алга таба вертикаль әйберләр дә махсус җиһазлар ярдәмендә тормышка ашачак.

Әле офис мебеле, тагын да интерактив комплекс, виртуаль чынбарлык системалары, медицина тренажерлары һәм манекеннары, беренче ярдәм комплектлары, имгәнүләр имитаторлары кебек җиһазлар киләчәк. Холлда шахмат уйнау зонасы урнашачак. Уңайлы пуф-кубикларда урнашып, төрле әңгәмәләр үткәрергә була”, - дип сөйләде мәктәп директоры Гөлнара Ниазмөхәммәт кызы.

- Үзәк базасында дәресләрдән тыш, түгәрәкләр һәм дәрестән тыш эшчәнлек буенча төрле чаралар үткәреләчәк. Мәсәлән, “3D модельләштерү”, “Конструирование”, “Фото һәм видео монтажлау”, “Ак ладья” шахмат, “Компьютер белән дуслашу!” – дип өстәде Гөлнур Рәсүл кызы. – Элек информатика дәресендә программалаштыруны өйрәнгән булсак та, каядыр куллана алмый идек. Хәзер куллану даирәсе артты. Плакат, экраннан гына күргән беренче ярдәм чараларын да укучы манекеннарда сыный ала.

Әлбәттә, бу проектның булуына, бигрәк тә уңышлы кулланылуына шатланмаслык түгел. Елдан-ел укучыларның белем алу шартлары яхшыра. Белем сыйфаты да әлеге заманча мәктәп белән бергә үссен иде.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума