#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Шагыйрәне искә алу кичәсе

последние и лучшие новости искусства в мире

13-4“Мин казанлы түгел,
Түгел мин себерле дә,

Мин - бербөтен татар баласы.

Милләтемә тугры хезмәт итеп,

Килә җирдә минем каласы”.

Гөлфизәр Абдрахманова.

Тубыл шәһәре себер татар мәдәният үзәгендә шагыйрә Гөлфизәр Абдрахмановага багышланган кичә үткәрелде. “Син яшәдең, сөйдең, яшьнәдең” дип исемләнгән чараны авторның “Гүзәл Сүзге” әсәреннән сәхнәләштерелгән өзек белән башладылар. Сүзге, Күчүм рольләрен оста башкаручылар: Клим Садыйков, Римма Шәрипова тарихи вакыйгаларны сәхнә аша тамашачыларга җиткерергә тырыштылар.

Зур тырышлык һәм осталык белән кичәне оештыручы “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле җитәкчесе Роза Яхина шагыйрә белән күп еллар тыгыз элемтәдә эшләгәне турында сөйләде. ”Гөлфизәр якташым да, туганым сыман якын булган иҗатташ дустым да, күпләрнең күңел яраларын дәвалаучы табибә дә булды”, - дип аны искә алды.

Тубыл шәһәре шагыйрәгә илһам биргән шәһәрләрнең берсе дә. Монда аның “Себер ягым”, ”Нәни дусларга”, “Изге Сүзге моңнары”, “Аркаим – таулар иле”, “Сәяхәт -дәрес” дигән китаплары дөнья күрде. Аның иҗаты турында педагогия фәннәр кандидаты Клим Садыйков кичәдә авторның китаплары күргәзмәсенә тамашачыларның игътибарын юнәлдерде, шигырьләре турында фикерләре белән уртаклашты, анализ ясады. Тубыллылар яраткан шагыйрәләре Гөлфизәр Абдрахманованы җылы сүзләр белән искә алдылар. Себер татар мәдәният үзәге каршында татар театры эшләгән елларны спектакльләрдә оста уйнаган талант иясе булган Гөлфизәр Хәйретдин кызы турында Мәдинә Уразмәтова хатирәләре белән уртаклашты. Тубылда шагыйрәнең шигырьләренә көй иҗат итеп җырлар башкаручылар да бар. ”Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле “Очрашу җыры”н, “Туган авылым Байбы”ны һәм авторның башка җырларын җырлап тамашачыларның күңелләрен күтәрделәр. Сәхнәдә җырлар, шигырьләр яңгырады, сәхнәләштерелгән күренешләр белән программа үрелеп барды. Халкыбызның рухи мәдәниятен, телен армый-талмый популярлаштырган “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле җитәкчеләренә, җырчыларына “Мирас” оешмасы рәисе Луиза Шәмсетдинова, Тубыл шәһәре себер татар автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинских рәхмәт хатларын тапшырдылар.

Үзенең иҗаты белән укучыларының күңелләрен яулаган шагыйрәнең якты истәлегенә багышланган чара татар мәдәният үзәгенең икенче катында Корьән ашы белән дәвам итте. Хәйрулла хәзрәт Чаппаров мәрхүмәнең рухына багышлап Корьән аятләрен укыды, изге догаларын, теләкләрен юллады. Туган иленә, татар теленә, диненә шигырьләрендә мәдхия җырлаган шагыйрәне Тубыл шәһәрендә онытмыйлар.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836