Материалы

Шагыйрь тормышыннан

последние и лучшие новости искусства в мире

37-5Мәкалә шагыйрь Шәүкәт Гаделша тормышының кайбер фактларына багышланган.

Минем әтием – Шәүкәт Гаделша иҗаты Себернең гүзәл табигатенә – урманнарына, искиткеч үсемлекләр дөньясына, хайваннарга, табигать күренешләренә, себер халкының гореф-гадәтләренә һәм традицияләренә багышланганы мәгълүм. Үзе дә шул халык арасыннан чыгуына шагыйрь бик нык горурлана. Табигатькә гашыйк һәм бәйле булуы тиккә түгел икәнлеге ачык күренә.

Шәүкәт Гаделша 1949 елны Төмән өлкәсе Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында крестьян гаиләсендә туа. Шагыйрь гаиләдә алты баланың иң өлкәне була. Сугыштан соңгы авыр елларда әтисе Гаделша Гишам улы тырыш көтүче була. Әнисе – Фәрхия Алим кызының күрү сәләте начар булганга, эшли алмый. Гаиләләре ярлы яши, акчалары гади әйбер алырга да җитми, кием турында әйтәсе дә юк. Әтиемнең исендә калганнар буенча, балалар гаиләдә мәктәпкә гел яланаяк, берничә ел гел бер киемдә йөргәннәр. Шуңа да карамастан, шагыйрь балачагын һәрчак җылы һәм сагынып сөйли, гаилә тату яшәде дип искә ала.

Бала вакытында Шәүкәт Гаделшаның яраткан шөгыле урман була: анда яшәүчеләрне һәм урманда барган вакыйгаларны күзәтү. Сеңлесе Гөлҗиһан Вайнның исендә калганнары буенча, абыйсы гел урманга бара, анда көнозын йөреп җиләк-җимеш, гөмбә җыя, 4 чакрым ераклыкта урнашкан Тәүде елгасында балык тота.

Туган якның табигатеннән алынган күренешләр шагыйрьнең хәтерендә мәңге саклана һәм аның илһамының чыганагы буларак, иҗатында чагылыш табалар. Табигатьтә ул гомер чишмәсен, яшәүнең мәгънәсен, дөнья белән бәйләнешне, гармонияне күрә.

Шәүкәт Гаделша иҗатында себер поэзиясенең үсү кануннары, себер фольклоры традицияләре, әдәби традиция ачык чагылган үзенчәлекле, уникаль шагыйрь.

Шулай ук аның хезмәт эшчәнлеге чорында төп яраткан эше электрлаштыру була. Сөйгән хезмәтенә күпме энергия биргәнлегенә шаккатырга гына кала. Үз һөнәренең остасына шуның кадәр әверелә ки, хәтта бик күп белгечләр тәҗрибә алырга янына баралар. Ул һичкемне кире борып җибәрми. Татарстанда электрлаштыру өлкәсендә иң яхшы белгечләрнең берсе булып санала. Казан вертолет, Казан медик-корал заводларын, ТЭЦ-1не, Казан сөт комбинатын, М.Вахитов исемендәге химия комбинатын, кошчылык фабрикасын, торак йортларны, мәктәпләрне, сәүдә-күңел ачу үзәкләрен һәм башка объектларны электрлаштыруда катнаша.

Әтием бөтенләй ниндидер материаль байлыкка бәйле түгел. Табигать аңа юмартлык, киң күңел, акыллылык, шәфкатьлелек, үткен йөрәк биргән. Чамалы таләпчән, гади, намуслы кеше, мин аны гел игътибар белән тыңлыйм, сүзләренә колак салам. Һәрчак һәр кешегә булышырга омтыла. Исән чакларында Киндерле авылында яшәгән энеләрен яратты. Гомере буе аларны сагынып һәр ел туган авылына кайтып йөрде, шатланып ярдәм итте.

Гаилә тормышында гомере буе җәмәгате - әнием Наилә Михайловнага рәхмәтле. Әтинең уенча, нәкъ әнинең булышлыгы белән аның тормышы яңа яшәү мәгънәсен ала, тәртипкә килә.

Алар 1981 елның декабрь азагында дусларында Рафис һәм Әлфия Корбановларда Яңа ел бәйрәмен каршылаганда танышалар. Әти ул вакытта “Агитатор блокноты” журналында эшләгән була, ә әни – офицерлар йортында музыкаль түгәрәктә хор буенча укыта. Әтинең әйтүенчә, әнигә беренче тапкыр карауга ук аның тугры һәм ышанычлы, кулга-кул тотынышып гомер сукмагыннан атларлык тормыш иптәше булачагын ул аңлаган. Моннан соң икеләнмичән кавышачакларына ышанган. Әни киресенчә, беренче тапкыр әтине күргәч үзенең язмышын аңламаган. Әмма әтинең үз дигәнендә нык торуы, тәвәккәллеге аңа әнинең мөнәсәбәтен үзгәртә. 1982 елның 17 июнендә алар гаилә коралар. Яңа тормыш башлана. Башта көнкүреш проблемалары, фатирдан фатирга күчеп яшәү дә була. Бәхеткә, авыр вакытлар инде артта калган, гаилә бу тормыш сынауларын күтәрә ала.

Табигатькә мәхәббәт турында әйтсәк, әтинең бәгырендә башка шөгыльләр, төп эшчәнлек белән ул һәрчак яши. Үземне күпме беләм, ул гел табигатькә чыгарга тырышты. Аның иң яраткан шөгыльләре – сунарчылык, балыкчылык, бакчачылык. Сунар сезонында өйгә һәрчак үрдәкләр, кыр тавыкларын, кышын куяннар тотып кайта иде. Шулай ук исемдә: диссертация эшемне эшләгәнемдә җиң сызганып бик теләп миңа булышырга кереште. Мин моның өчен аңа рәхмәтле. Әгәр әти ярдәм итмәсә, диссертация тикшерүләрем килеп чыкмас иде. Фәнни эшемнең төп мәсьәләләренең берсе булып Татарстан Республикасында табигать экосистемасындагы кыргый үсемлекләрне җыю иде. Төрле районнарның урманнарына барып үсемлек, туфрак өлгеләрен җыйдык. Әти бу мизгелләрдә тыныч, канәгать, гармонияле була иде. Дару үләннәренең исемнәрен кызыксынып өйрәнде. Мондый экспедицияләргә барулар аңа табигатькә чыгарга, кабат балачактагы урман дөньясына кайтырга мөмкинлек бирде.  

Мәдинә СИБГАТУЛЛИНА, АН РТ экология һәм җир асты байлыкларын
файдалану проблемалары институты хезмәткәре, Казан шәһәре.

(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума