Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Шахмат - зирәкләр, акыллылар уены ул

последние и лучшие новости искусства в мире

44-10Төмән районының 95 еллыгы кысаларында 27 октябрь көнне Советлар Союзы Герое Ә.Аширбәков исемендәге Ямбай урта мәктәбендә РФнең атказанган укытучысы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Сөләйман Колчак улы Биктимиров истәлегенә багышланган 7 нче шахмат турниры үтте. Анда Төмән районындагы 18 мәктәптән 127 укучы катнашты. Ярышчыларны сәламләп һәм аларга кызыклы уен, югары уңышлар теләп район мәгариф идарәсе рәисе Ольга Буторина, район татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Альберт Алтынгузин, автономиянең мактаулы әгъзасы Хәмзә Биктимиров, өлкә шахмат федерациясе президенты Геннадий Шантуров, А.Карпов исемендәге өлкә шахмат үзәге директоры Евгений Прокопчук, Ямбай мәктәбе директоры Альбина Тимшанова чыгыш ясадылар.

Ольга Николаевна: “Беренче елларда бу залда буш урыннар күп була иде. Ә бүген хәтта өстәмә урыннар куярга туры килде. Шунысы да сөенечле: быел 1-2нче сыйныф укучылары да катнашалар. Ел саен яз айларында өлкә буенча турнирлар үткәрәбез, анда инде 58дән артык команда катнаша. Димәк, шахмат уены балалар арасында популярлаша бара, күргәнебезчә, бу уенның киләчәге бар. Шуның өчен рәхәтләнеп уйнагыз, ә без сезгә ярдәм итәргә әзербез”, - диде. Хәмзә Колчак улы абыйсының укытучы, мәктәп директоры һәм җәмәгать эшлеклесе буларак башкарган хезмәте турында сөйләп, оештыручыларга рәхмәтен белдерде. Ярыш кагыйдә-таләпләре белән укучыларны баш судья, халыкара шахмат федерациясе мастеры Даниил Постников таныштырып, уенның кыскартылган вакытка яисә тиз шахмат кагыйдәләре буенча барачагын әйтте. Шахмат уеннары бик киеренке барды. Чөнки биредә шахмат уены белән җенләнгән укучылар җыелган иде. Шул арада без үзенең укучылары өчен бик борчылган Акъяр мәктәбендә 6 ел шахмат һәм шашка уеннары түгәрәген алып баручы Динара Кәримова белән фикер алыштык. Ул: “Элек укучыларны үз транспортыбыз белән йөрткән булсак, быел махсус автобус бирелеп, Червишево, Онохино мәктәпләреннән барысы 18 ярышчы алып килдем. Акъяр мәктәбендә һәр сыйныфта шахмат уенына дәрестән тыш 1 сәгать бирелә. Кызганычка каршы, бездә шахмат мәктәбе юк. Шул сәбәпле оста уйнаучылар белән аерым эшләргә мөмкинлек юк. Моңа карамастан, авылда үзара ярышлар уздырабыз, район күләмендә узган турнирларда катнашып югары урыннар алабыз. Күптән түгел Онохино мәктәбендә балалар белән Анатолий Карпов үзе шахмат уйнады. Халыкара гроссмейстер белән очрашудан балалар бик дәртләнеп кайттылар. Аннары быел район мәгариф идарәсе мәктәпкә бик күп шахмат такталары бүләк итте. Форсаттан файдаланып, бүген Геннадий Шантуров белән сөйләштек - артык такталарны Онохино, Червишево мәктәпләренә биреп торырга рөхсәт алдым”, - дип сөйләде. Индрәй шахмат мәктәбендә 5 ел эшләүче Сөембикә Вәлишина турнирга 15 укучысын алып килгән. Ул: “Ноябрь аенда шахмат клублары арасында өлкә турниры булачак, шунда катнашырга лаеклыларны сайлап алыр өчен ярышка күп укучы алып килдем. Балалар дәрестә 1 сәгать уйныйлар һәм мин сәләтле балалар белән тагын аерым эшлим. Гомумән әйткәндә, балаларның нәтиҗәләре белән бик канәгатьмен. Мәсәлән, октябрь аенда 3 укучым өлкә укучылар спартакиадасында кечкенә мәктәпләр арасында 1 урын алдылар”, - диде. Ниһаять, җиңүчеләр билгеләнеп, бүләкләү мизгеле дә җитте. Турнирда катнашкан 8 яшьлек Никита Еремин белән Алиса Карнаухова махсус бүләккә лаек булдылар. 1-4 сыйныфларда укучы кызлар арасында 1 урынны – Дарья Юдина (Новотарманск мәктәбе), 2 урынны – Динара Хәлиуллина (Муллаш), 3 урынны – Азалия Юмашева (Ямбай) алдылар. Ир малайлар арасында 1 урын - Марат Халиков (Боровое), 2 урын – Рафаэль Марганов (Индрәй), 3 урын – Алексей Докучаевка (Индрәй) бирелде. Өлкән кызлар төркемендә 1 урынга - Әминә Хәбибуллина (Ямбай), 2 урынга - Гүзәл Кәримова (Червишево), 3 урынга – Алсу Вәлишина (Индрәй) лаек булдылар. Ә егетләрдән 1 урынны - Сергей Кунцевич (Новотарманск), 2 урынны - Антон Зырянов (Боровой), 3 урынны - Илфат Кәримов (Червишево) яуладылар. Җиңүчеләргә дипломнар, медальләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Һәм турнирда катнашкан һәр балага Геннадий Шантуров шоколадлар өләште. Чарага нәтиҗә ясап автономия рәисе Альберт Алтынгузин: “Төмән районы милли-мәдәни автономиясе исеменнән турнирны оештыруда булышканнарга, матди ярдәм күрсәткән “Монолитстрой” оешмасы җитәкчесе Сергей Должонга, Хәмзә Биктимиров һәм Геннадий Шантуровка олы рәхмәтебезне белдерәм. Өлкә мәгариф департаменты, район мәгариф идарәсе, район автономиясе балаларны спорт белән кызыксындыру, шөгыльләндерү өчен төрле мөмкинлекләр булдырырга тырышабыз. Укучылар турнир-ярышларда бик теләп катнашалар. Минемчә, шахмат уены да район мәктәпләрендә популярлаша бара, әгәр быел 127 бала катнашкан булса, киләсе елларда ярышчылар саны 200гә дә җитәчәгенә һич тә шик юк”, - диде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836