#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Шатлыклары белән уртаклашып

последние и лучшие новости искусства в мире

“Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле белән без Төмән өлкәсенең күпчелек авылларында булдык. Татар авылларында манаралы мәчетләрне күргән саен күңелләребез сөенә. Яңа ачылган мәчетләрдә булырга, мәчетләр ачылу тантанасында катнашырга да туры килде. Аксурка авылында иске кибет бинасын ремонтлап, мөселман халкына намаз уку өчен уңайлыклар булдырылган Аллаһы йортында да булып, шатлыкларыбыз белән уртаклашырга уйладым. Бу изге эшне Нәфисә Абусәгыйтова, Гөлфара Пятакова башкарып чыкканнар. Монда Хисмәтулла хәзрәт Әнвәров җомга намазларын үткәрә. Намаз укырга теләүчеләрне ислам дине нигезе, халкыбызның дини йолалары белән таныштыра.

Кибетнең икенче бүлмәсендә хезмәт ветераннары, лаеклы ялда булган якташларыбыз җыелып шатлыклары, кайгылары белән уртаклашалар, чәй табыннары артында утырып аралашалар.

Октябрь аенда Вагай районының Икенче сала авылында булырга мөмкинлек булды. Монда мәчет ачылу тантанасына өлкәбезнең төрле шәһәрләреннән, авыллардан дин вәкилләре килгән иде. Төмән, Боровой, Сөләйман, Карагай, Аксурка мәчетләреннән килгән хәзрәтләребез изге дини йолаларыбызны саклаучы якташларына теләкләрен юлладылар, дога кылдылар. Мәчет төзүне оештыруда зур ярдәм күрсәтә, төрле сораулар белән Төмән шәһәренә, район хакимиятенә мөрәҗәгать итә Рәйсә Юлдашева, аның тормыш иптәше Хизатулла Юлдашев төзелеш эшләрен җитәкли. Бу җаваплы, халыкка кирәкле эшне башкарып чыгаруда туганнары Гөлсем Салаева, Мөнәвәрә Кабурова, Галия Ниязова, Фәния Ташбулатова, Земфира Курманалиева, Нәчибә Жданова, Нәсимә Колбаева, Нурдидә Вәлитовалар матди ярдәм күрсәтәләр. Мәчет төзүдә төзелеш материаллары белән булышлык күрсәткән Тамир Алимбаевка, Айдар Мусинга, Илдус Абдуллинга, Равил Хәбибуллинга авыл халкы рәхмәтләрен юллады. Мәчет манарасын эшләүче Нәркиз Абайдуллинга аеруча рәхмәт сүзләре, җылы теләкләрен теләде авылдашлары. Иң актив якташларыбызга бу көнне Төмән өлкә милләтләр комитеты, район хакимияте исеменнән Рәхмәт хатлары да ташырылды. Намаздан соң кунакларны Коръән ашына чакырдылар. Мул табын, милли ризыклар тулы өстәлләр артында өлкән яшьтәгеләр дә, балалар да булдылар. Һәркем илгә тынычлык, кешеләргә сәламәтлек, аяз күк йөзе теләде. Гореф-гадәтләребезне онытмаган, дин юлында булган якташларыбызның изге гамәлләрен Аллаһы Тәгалә кабул итсен дип бәйрәм чарасыннан таралыштык.

Роза ЯХИНА, Тубыл шәһәре.
(Римма У
МИТБАЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836