#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Шатлыклы тормыш мизгелләре

последние и лучшие новости искусства в мире

19-529 апрель көнне Төмән районы, Ямбай авылының мәдәният йортында җырчы, гармунчы, өлкәне Россия күләмендә таныткан ансамбльләр җитәкчесе Илнара Хәлит кызы Рамазанованың “Тормыш мизгелләре” дип аталган иҗади кичәсе үтте. Чара җылы, дустанә рәвештә барачагын вәгъдә итеп, сәхнә “әбием йорты” формасында бизәлгән иде. Очрашу кичәсен мәдәният хезмәткәре Гөлфия Әмирова алып барды. Ул тамашачыларны Илнара Хәлит кызының тормыш юлы белән таныштырып, сәхнәгә бер-бер артлы ул җитәкләгән “Шатлык”, “Йолдызлар”, “Бәхет”, “Шаян”, “Энҗе” җыр, “Шаян балалар”, “Талымхан”, “Малцын” фольклор һәм “Мизгел” гаилә ансамбльләрен чакырды.

Һәр ансамбль үзләренең үзенчәлекле осталыкларын күрсәтеп, моңлы, дәртле җырлар бүләк иттеләр. Аларның һәр чыгышларын халык көчле алкышларга күмде. Чараның кульминацион өлеше дип “Мизгел” гаилә ансамбленең чыгышын әйтер идем. Илнара Хәлит кызы “Бәхетле бул син, балам” дигән җырны күңелләрне айкап алып, йөрәкләргә үтеп кергән көчле, моңлы тавышы белән башкарганда, янына улы Максат белән кызы Азалия чыгып бастылар. Җырчы ананың йөрәк парәләренә атап җырлаганы бигрәк тә хатын-кызлар күңеленә нык тәэсир итте, кайберәүләр күз яшьләрен тыеп тора алмадылар. Залда утырган әнисенә рәхмәт сүзләрен ул аеруча җылы һәм ягымлы итеп әйтте. 19-4Иҗади уңышлары белән чын күңелдән котларга дип “Фольклор” өлкә фестивале авторы һәм проектны әйдәп баручы Вәлимә Ташкалова, район татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Альберт Алтынгузин, Төмән шәһәренең “Төзүче” милләтләр мәдәниятләре йортының татар бүлеге мөдире Гөлнара Кәримова, җәмәгать эшлеклесе Артек Әхтәмов, укытучылар, укучылары һәм укучыларның ата-аналары да килгәннәр иде. Алар Илнара Хәлит кызына сәламәтлек, имин тормыш, яңадан-яңа үрләр яулауларын теләп, бүләкләрен тапшырдылар. Форсаттан файдаланып Илнара Хәлит кызы үзе эшләгән мәдәният йортлары һәм мәктәп җитәкчеләре, хезмәттәшләренә, ата-аналарга, ярдәмчеләренә олы рәхмәтен белдерде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836