Материалы

Шәһри Болгарга сәяхәт

последние и лучшие новости искусства в мире

Изге Болгар җирен – татарларның ерак әби-бабалары яшәгән урыннарны минем дә күптән инде күрәсем килгән булса да, ничектер быелга кадәр анда барып җитеп булмаган иде.

Ә инде Казанда Татарстаннан читтә чыгучы татар массакүләм элемтә чараларының журналистлары җыены үткән көннәрне мин дә Болгарга бару бәхетенә ирештем. Сәфәрдән алган тәэсирләрем турында языр алдыннан кыскача гынка булса да Болгар тарихы белән таныштырып үтим.

Менә нәрсә яза үзенең «Мондадыр безнең бабайлар» дигән китабында тарихчы Равил Фәхретдинов: «...XII йөзнең 60 нчы елларында Болгар иленә Андрей Боголюбскийның һөҗүмнәре башлангач, башкала Иделдән ерак булган Чирмешән елгасы буйларына, тынычрак урынга, Биләр шәһәренә күчерелә. 1236 елда Болгар дәүләте монголлар тарафыннан яулап алынгач, Биләр үзенең элекке куәтен югалта, үзәк яңадан Болгарга кайта. Болгар һәм аның карамагындагы җирләр 1243 елда төзелгән Алтын Урда дәүләтенә буйсындырылалар. Шуннан соңгы 1350 еллар азагына кадәр булган йөзъеллык Алтын Урдада, шул исәптән Болгар җирендә дә чагыштырмача иминлек чоры. Болгарларның урыслар белән мөнәсәбәте дә әйбәт бара. Урда ханнары да зур һөҗүмнәр ясамыйлар. Бу чорда шәһри Болгар нык үсеп китә. Урыс елъязмалары аны Бөек Болгар дип атый башлыйлар».

Ниһаять, Шәһри Болгарда булып, без дә борынгы шәһәрнең хәрабәләрен һәм археологик казылмаларны бүгенге көндә музейга әверелдерелгән элеккеге христиан чиркәве эчендә дә, казылма эшләре барган урыннарда да күрдек.

Тәэсиләр искиткеч! Шул борынгы хәрабәләр арасында йөреп, үзеңнең чал тарихка аяк басуыңны, борынгы бабаларыбыз тормышына бераз булса да кагылуыңны, күз төшерүеңне сизеп торасың кебек. Әлбәттә инде, андый зур тәэсирне хәрабәләр генә түгел, ә экскурсоводның төпле сөйләүләре дә, төрле әңгәмәләр дә калдырганнар.

Тикмәгә генә шушы сәяхәткә безнең белән барган оныгымның, Казаннан йөреп кайткач, әтисенә әйткән беренче сүзе: «Әти, без борынгы бабаларыбыз яшәгән җирләргә - Шәһри Болгарга бардык», - булмагандыр. Искиткеч истәлек шул, күңелләрдә тирән эз калдырырлык сәяхәт!

Рәнҗемәче, Болгар, рәнҗемәче,
Соңга калып килгән улыңа,

Изге туфрагыңа башны иеп,

Сәҗдә кылам бабам рухына.

Азат СӘГЫЙТОВ. (Архивтан алынды)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума