#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Шигърияткә мәхәббәт

последние и лучшие новости искусства в мире

8-6Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгенең “Яшьлеккә сәяхәт” ветераннар ансамбле әгъзалары Сөнгатулла Бекенин, Римма Шәрипова (җитәкчеләре Роза Яхина) Татарстан Республикасында Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе оештырган “Татар сүзе” бәйгесендә катнашып, Татарстан Республикасы президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Тубылның шигырь яратучы нәфис сүз осталары чыгышларын видеога төшереп, бәйгегә җибәрәләр. Бәйгедә илебезнең төрле төбәкләреннән 4 меңнән артык катнашучы татар теленә, әдәбиятына, шигърияткә мәхәббәтләрен үзләренең чыгышларында күрсәтәләр. “Татар сүзе” бәйгесендә чит илләрдән дә катнашучылар булуы, шигырь яратучыларны, татар әдәбияты белән кызыксынучыларны берләштерә.

Тубыл шәһәренең ветеран укытучылары, ансамбль җырчылары татар телен, әдәбиятын һәм мәдәниятен популярлаштыру максаты белән үткәрелгән бәйгедә теләп катнашалар. Римма Шәрипова Шәйхи Маннурның “Яхшы бел“ шигырен, Сөнгатулла Бекенин үзе иҗат иткән “Телне саклау шартлары” шигырен сөйли. Татар теленә, шигърияткә булган соклану хисләрен шигырьләр аркылы тамашачыларына җиткергән шәһәребезнең нәфис сүз осталары өлкә, шәһәр күләмендә, 2020 нче елны Бөтендөнья татар конгрессы оештырган «Әниемнең җылы кочагы» бәйгесендә беренче, икенче урыннарны алганнар иде. “Татар сүзе” бәйгесе турында Сөнгатулла Бекенин: ”Без татар әдәбиятын укып үскән буын. Мондый бәйгеләр яшьләрдә татар әдәбиятына, дөньякүләм танылган шагыйрь-язучыларның иҗатына кызыксыну уята. Бәйгедә җирле шагыйрьләрнең катнашулары да мөһим. Без иҗат иткән шигырьләребез аркылы яшь буында татар теленә хөрмәт тәрбиялибез”, - диде. Римма Шәрипова: ”Халкыбыз өчен үткәрелгән кирәкле эшләрдән читтә калырга ярамый. Төрле төбәкләрдә яшәсәк тә, без - бер халык. Бәйгедә дикциягә, милли костюмнарга, сөйләмнең төзеклегенә, сәхнә осталыгына да бәя биргәннәр. Без өйдә үз көчебез белән видеога төшереп җибәргән иҗади чыгышыбыз өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнүебезгә шатбыз. Киләчәктә оештырылган бәйгеләрдә дә катнашырга ниятлибез. Бәйгеләрдә катнашу үзеңә ышану көчен бирә, шигърияткә мәхәббәт арта”, - дип шатлыклы яңалыклары белән уртаклашты. Талант ияләренең күплеге халкыбызның киләчәге барлыгын да күрсәтә.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836