#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Шигърият бәйгесендә җиңүчеләр билгеләнде

последние и лучшие новости искусства в мире

11-7Төмән өлкәсенең “Истоки” этномәдәни компонентлы мәктәпләрнең коммерциясез партнерлар оешмасы уздырган шигърият бәйгесендә Аромаш, Вагай, Төмән, Тубыл, Түбән Тәүде, Исәт, Яркәү районнары мәктәпләреннән, Тубыл, Төмән шәһәрләреннән катнашучы укучылар татар шагыйрьләренең шигырьләрен сөйләделәр.

“Укытучы һәм остаз елы”на багышлап ”Укытучы - бөек исем” дип аталган шигърият бәйгесе җиңүчеләре билгеләнде.

Туган телдә, онлайн форматта узган шигьрият бәйгесенә жюри әгъзалары йомгак ясадылар, җиңүчеләрне дипломнар һәм сертификатлар белән бүләкләделәр. 1 урынны Кәрим Кәримов (җитәкчесе Зәкия Сәитова), Эвелина Уразова (Гөлчирә Уразова), Алисә Бәширова (Рәзилә Мезралеева) алдылар. 2 урынга Иделия Бакирова (Әлфия Мәхмүтова), Риана Бабшанова (Венера Ибукова), Рузинә Фәизова (Альбина Әхтәриева), Камилла Дусмөхәммәтова (Эльмира Садыйкова) лаек булдылар. Әлфинә Мөхәммәдиева (Венера Хәсәнова), Элвир Хәбибуллин (Гөлчирә Уразова), Раилә Сәйдимова (Рузилә Исмәгыйлова), Ләйсән Гобәйдуллина (Гүзәл Тимеркаева), Эльвина Миндубаева (Фирдәүс Алеева) 3 урынга чыктылар.

Бәйгене оештыручы Әлфия Петухова: “Катнашучылар өлкәнең күп мәктәпләреннән булдылар. Кемдер урын алмаса да, аларның татар шагыйрьләребезне яхшы белүләре, шигърият сөюләре сөендерде. Шигърият бәйгесен онлайн форматта икенче ел үткәрәбез. Кызыксыну арта, укучылар үзләренең, иптәшләренең чыгышларын социаль челтәрләрдән карый алалар. Жюри әгъзалары: Төмән өстәмә һөнәри белем бирү өлкәсенең ”Төмән региональ мәгарифне үстерү дәүләт институты”ның педагогика фәннәре кандидаты, педагогика һәм психология кафедрасы доценты Алсу Фәйзуллинага, 11-8Тубыл педагогия институты профессоры, филология фәннәре докторы Гүзәл Фәйзуллинага, филология фәннәре кандидаты, башлангыч һәм мәктәпкәчә белем бирү теориясе һәм методикасы кафедрасы доценты Лилия Фәизовага, тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинскихка рәхмәтләребезне юллыйбыз”, - дип нәтиҗә ясады.

Бәйгедә укучылар укытучы турында матур шигырьләр сөйләделәр. Бу шигырьләрне шигърият дөньясына чумып, “Истоки” оешмасының “ВКонтакте” социаль челтәренә кереп һәркем тыңлый ала.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836