Материалы

Шыкчалылар велоузышта катнаштылар

последние и лучшие новости искусства в мире

21-85 май көнне Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан «Җиңүгә кадәр 77 сәгать» дип исемләнгән велоузыш оештырылды. Велоузышта барлыгы 80нән артык кеше – Бөек Ватан сугышы герое Хәбибулла Якин исемен йөртүче Шыкча урта мәктәбе укучылары әти-әниләре белән теләп катнашты.

Велосипедларга утырып олысы-кечесе һәм авылның велоберләшмәсе әгъзалары авыл урамнары буйлап уздылар.

Шыкча авылында 6 урам Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбызның исемнәрен йөртә, алар - Хәмзә Муллачанов, Шәрәфетдин һәм Әгъзаметдин Замалетдиновлар, Мөхәммәдьяр һәм Килдияр Сәгыйдуллиннар, Хәбибулла һәм Төхфәтулла Шәргабдуллиннар, Ташбулат Миңнебаев, Әхсән Хәсәнов. 21-9Фронтовиклар һәм язучылар хөрмәтенә аталган урамнар бар: Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Якуб Зәнкиев, Габдрахман Әпсәләмов, Гомәр Бәширов, Әмирхан Еники. Алар каләм белән дә, корал белән дә сугыш кырында сугышканнар.

Велоузышта катнашучыларга мәктәп каршында старт бирелде. Алар бердәм булып һәм бәйрәм кәефе белән фотоларга һәм видеога төштеләр. Чара тәмамлангач, катнашучылар «Солдат» һәм тыл хезмәтчәннәренә куелган истәлек һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

Ләйлә МАДЬЯРОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума